16+

Сак булыгыз: киберкараклар активлашты!

Компьютерлар һәм ноутбуклар гына түгел, смартфоннар һәм планшетлар да куркыныч астында тора. Нинди саклану чаралары күрергә соң?

Сак булыгыз: киберкараклар активлашты!

Компьютерлар һәм ноутбуклар гына түгел, смартфоннар һәм планшетлар да куркыныч астында тора. Нинди саклану чаралары күрергә соң?

Интернет-мошенниклар Covid-19 коронавирус инфекциясе турында күпләп ялган электрон хатлар җибәрә башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Россия мәгълүмат ресурсларына компьютер һөҗүме нәтиҗәләрен ачыклау, кисәтү һәм бетерү буенча дәүләт системасының төбәк үзәкләре «ялган электрон хатлар таратуны куллана торган мошенник схемаларның даими артуы, катлаулануы һәм камилләшүе»н терки. 

Кибермошенниклар халыкара оешмаларның һәм Россия дәүләт хакимияте органнарының рәсми адресларына охшаш почта доменнарын куллана. Аларның хатларында, янәсе, Covid-19 статистикасын тарату турында яки коронавирус белән көрәш буенча рәсми рекомендацияләре белән бәйле. Аерым алганда, җинаятьчеләрнең хатлары, янәсе, авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләреннән (Centers for Disease Control and Prevention) һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан (World Health Organization, WHO) килгән.  

«Кагыйдә буларак, зарарлы характердагы хатлар социаль инженериянең үз максаты белән алучыны кертелгән файлларны ачуга яки интернет-сылтамалар буенча чит ресурсларга күчүгә авыштыру», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Интернет-җинаятьчеләр җайланмага трояннар, реклама салу, криптовалюта майнерлары һәм шифрлаучы вируслар (соңгылары аеруча куркыныч) кебек зарарлы программаларны кертергә тырыша. Шул ук вакытта компьютерлар һәм ноутбуклар гына түгел, смартфоннар һәм планшетлар да куркыныч астында тора.

Ялган челтәр ресурслары өчен мошенниклар танылган оешмаларның һәм дәүләт хакимияте органнарының рәсми символикасын һәм логотипларын куллана, шулай ук электрон почта адресларын визуаль рәвештә, бер яки берничә хәрефне алмаштырып, махсус символларны кулланып эшли. Мәсәлән, tater.ru дип tatar.ru урынына, шулай ук домен зонасын (tatar.ru урынына tatar.gov дип) үзгәртергә мөмкиннәр. Кайбер очракларда ялган хатны тупас орфографик яки стилистик хаталар буенча ачыкларга була, дип өстәделәр Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында.   

Кулланыла торган җайланмаларның зарарлану куркынычын киметү өчен белгечләр сезнең төп эшчәнлегегезгә кагылмаган яки беренче тапкыр җибәрелгән мәгълүматның электрон почтага килүнең теләсә нинди фактын җентекләп тикшерергә киңәш итә. Шулай ук «техник», «сервис» һәм мондый хезмәтләрдән теге яки бу мәгълүматларны сорауларына җавап бирмәскә, әлеге оешмаларның рәсми вәкилләренә телефон аша чыгып, яңадан тикшерергә кирәк.

Моннан тыш, билгесез чыганаклардан алынган кушылмаларны ачарга һәм мондый хатлар текстларында булган сылтамалар буенча күчәргә ярамый. Вируска каршы кушымтаны, операция системасын һәм веб-браузерны даими рәвештә яңартырга, мөһим мәгълүматны тышкы даими резервка күчермәсен алып барырга һәм операция системасын саклау чараларын беркайчан да өзмәскә кирәк.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading