16+

Сак булыгыз! Коронавирус районнар буйлап йөри

Татарстанда коронавирус тагын 35 кешедә табылган.

Сак булыгыз! Коронавирус районнар буйлап йөри

Татарстанда коронавирус тагын 35 кешедә табылган.

Узган тәүлектә Татарстанда 35 кешенең ковидлы икәнлеге расланды, дип хәбәр иттеләр республика оператив штабында.
Йоктыручыларның иң күпчелеге (17 кеше) - 30-50 яшь категориясендә.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 7515 йоктыру очрагы теркәлгән, 6369 кеше сәламәтләнгән, 85 пациент вафат булган.

Яңа очраклар арасында, иң күбе Казанда теркәлгән, 19 авыру. Шулай ук Буада - 4 кеше. Моннан тыш, ике яңа очрак Арча һәм Нурлат районнарында ачыкланган. Берешәр очрак - Яр Чаллыда, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Роспотребнадзор Татарстанда маска режимы тагын күпме дәвам итәчәге соравына ачыклык керткән иде.
Моннан тыш, Татарстанга Россия һәм Төркия курортларыннан кайткан 34 туристның ковидлы икәнлеге билгеле булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading