16+

Сак булыгыз: тупыл мамыгы зыянлы!

Июнь урталарында, гадәттәгечә, ишегаллары, урамнар акка күмелә.

Июнь урталарында, гадәттәгечә, ишегаллары, урамнар акка күмелә.

Йомшак кына күпереп яткан тупыл, тал мамыгы карап торышка матур күренеш анысы, ләкин күпләргә аннан аллергия. Белгечләр әйтүенчә, мамык үзе зыянлы түгел, әмма тупыл мамыгы аллергияле үләннәрнең серкәләрен үзенә сеңдерә, шул рәвешле сизгер кешеләр өчен уңайсызлыклар тудыра.
Аллергиянең беренче билгеләре: борынга томау төшкән сыман төчкертә, күз кызара, яшь ага, тән шешәргә мөмкин. Кайбер балаларда аллергия аркасында ютәл дә башлана. Астмалы кешеләр өчен тупыл мамык койган чор аеруча куркыныч.

Аллергия билгеләре күзәтелгәндә, табиб белән киңәшләшеп дәвалану алымнарын билгеләргә кирәк. Ә гомумән, авыруны кисәтү өчен, аллергологлар тупыл мамык койган урыннарда бик булмаска, эссе, коры көннәрдә өйдән чыкмый торырга куша. Яңгырдан соң мамык тына, шул вакытта һава сулап керсәң әйбәтрәк. Тәрәзә аша мамык өйгә кермәсен өчен, саклык чараларын күрергә кирәк. Форточкаларга махсус челтәр куйдыру файдалы. Урамда йөреп кергәннән соң душ керү, борынны яхшылап юу да булыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading