16+

Сак булыгыз!!! ЮХИДИ ауга чыга. Кайчан?

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан юлларында берьюлы берничә җирдә тикшерү үткәрәчәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан башкаласындагы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сак булыгыз!!! ЮХИДИ ауга чыга. Кайчан?

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан юлларында берьюлы берничә җирдә тикшерү үткәрәчәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан башкаласындагы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

9.00дән 12.00гә кадәр даими яисә заказ буенча муниципаль, муниципальара, регионара маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы автобусларның массакүләм тикшерүләре узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә, транспорт чаралары белән тиешле документларсыз идарә итүчеләргә, шулай ук техник яктан төзек булмаган автобуслар белән идарә итүчеләргә аерым игътибар юнәлтәчәк.

20.00-22.00 сәгатьләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның латент кагыйдәләрен бозуларын ачыклау буенча чара узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибары астында элегрәк берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, машина йөртү таныклыгыннан башка идарә итүче, исерек хәлдә, шулай ук транспорт чарасы конструкциясенә ярамаган үзгәрешләр керткән затлар булачак.

Моннан тыш, җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрне һәм юлда хәрәкәт итү вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәмәгән җәяүлеләрне ачыклау аерым контрольдә булачак.

ЮХИДИ йөртүчеләргә һәр сәфәрләре алдыннан барлык кирәкле документларның, аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм җибәрелгән хокук бозулар өчен штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Тикшерүләр кайчан була дисезме? 19 июньдә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading