16+

Сакланыгыз! Авыручылар саны арта. Буада гына да берьюлы 4 яңа очрак

Коронавируска каршы көрәш штабыннан алынган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда СОVID-19 белән зарарлануның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кайткан кешедә ачыкланса, 25 кеше бу чирне элемтә аша йоктырган. Барысы да өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:
18 дән 30 - 4
30дан 50 - 11
50дән 60 - 4
60 тан 70 - 6
70 тән 80 - 1

Географик бүленеш:
1.    Казан - 12
2.    Апас - 2
3.    Бөгелмә - 1
4.    Буа - 4
5.    Биектау районы - 1
6.    Яшел Үзән - 3
7.    Кайбыч районы - 1
8.    Питрәч - 1
9.    Теләче районы - 1

1 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның барлыгы 7256 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6113 кеше савыгып чыккан, шул исәптән 21е узган тәүлектә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading