Шимбә көнне узган "Татар җыры" фестивалендә Салават Фәтхетдинов коллегасы Айдар Галимовны бүләкләде.
- Мин бик шат. Шушы талантлы, тырыш кешегә бүләк тапшырам бүген. Айдарга киңәшем һәм махсус бүләгем бар. Айдар үзе мәгънәле кеше. Шуңа күрә минем аңа мәгънәле бүләк бирәсем килә, - дип, ул Айдар Галимовка Коръән, намазлык һәм дисбе бүләк итте.
- Бәлки иманыңа килеп, киләсе елга син дә катнашмассың! Яшьләргә урын бирергә кирәк. Яшьләрнең чыгышлары күп вакытта безнеке белән туры килми. Безнең татар сәхнәсендә татар моңы бетмәсен, татар балалары татарча сөйләшсеннәр, татар телен онытмасыннар, дип белгәннәреңне укы, файдасыз калмас. Вакытында китә белү әйбәт әйбер: сәхнәдән дә, сәясәттән дә, кайдан да. Мәсәлән, күз алдына китерегез, авылда бер батыр сабантуйда өч тапкыр җиңеп тәкә алса, дүртенче елга бөтен авыл шуңа каршы җан ата башлый. Ул герой көтә, яңалык көтә. Монда аңласаң аңларлык булды инде. Намазга утыр дип әйтә алмыйм, ләкин тәкъдим итәм, - дип өстәп тә куйды.
Айдар Галимов та сәхнәдән әйтәсе килгәнен әйтте.
- Бүген мин үземне йолдыз кебек хис итәм. Бер яктан Элвин Грей белән җырлыйбыз, икенче яктан Салават абый бүләк бирә. Башлар әйләнерлек. Радикның күптәнге хыялы тормышка ашты. Ул кайчандыр минем белән бергәләп дуэт җырларга хыялланган икән. Минем дә бер хыялым бар. Салават абый белән дуэт җырлап булмас микән?” - дип тәкъдим ясады.
Салават аңа җавап итеп:
- Мин дуэт тәкъдим итмим. Киләсе елга “Татар җыры”ның юбилее – 20 ел. Әйдә болай итик, киләсе елга мин җырлыйм, бүләкне син миңа тапшырырсың, - дип, сүзне икенчегә борды.
“Салават абыйдан көтмәгән идем. Салават абый, Салават брат, Салават коллега. Син бит миннән алданрак җырлый башлаган кеше, миннән алданрак фестивальдән киткән кеше. Бүләкне кире сиңа бирергә түгел микән алайса?” - дип, бүләкне кире Салаватка сузды.
Əмма батл дәвам итте.
- Дин әһеле ул синең сыман тыйнак, әдәпле, укымышлы, тәртипле кеше булырга тиеш. Шуңа мин сиңа алдан намазга утырырга тәкъдим итәм. Әле минем үз өстемдә эшләп бетерәсе ялгышларым бар. Миңа синең арттан җиңелрәк булыр дип уйлыйм”, - дип җавап бирде Салават.
Кыскасы, "Татар җыры"ның кульминацион өлеше шул булды. Айдар Галимовны 19нчы "барс"ы белән тәбриклибез һәм киләсе «Татар җыры»н, Салават Фәтхетдиновның чыгышын көтеп калабыз.
Риназ Замалиев фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Матурлап язгансыз афарин,тик без туры эфирда барысында ишеттек шул.
0
0
0
0
как то не красиво со стороны Салавата Ф
0
0