16+

Салават Фәтхетдинов: «Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың»

- Салават абый, үсеш алмаган, иҗаты туктап калган кайсы җырчыларны атар идегез? Сезне дә шундый киләчәк көтәдер дип борчылмыйсызмы?

Салават Фәтхетдинов: «Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың»

- Салават абый, үсеш алмаган, иҗаты туктап калган кайсы җырчыларны атар идегез? Сезне дә шундый киләчәк көтәдер дип борчылмыйсызмы?

- Башка җырчыларның иҗатын бәяләп утырырга хокукым юк. Кайчак миннән: “Ә кайсы җырчыны яратасың? Кемне тыңлыйсың?” – дип сорыйлар. “Үземне генә яратам”, - дип җавап бирәм. Чөнки берсен әйтерсең, икенчесен онытырсың – ул үпкәләр... Хәзер кызык – сәхнәгә яңа пәйда булган җырчыларны: “Каршы алыгыз, яңа йолдыз!” - дип чакырып чыгаралар. Йолдызның яңасы, искесе булмый. Ул “йолдыз”ны ник тагалардыр? Мин әйтәм, бар йолдызлар җиргә төшеп бетте инде, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез. Җырчыга шулай “йолдыз” дип дәшкәч, ул: “Кара әле, мин йолдыз бит”, - дип, ышана башлый. Андыйлар миңа укырга да күп килә. Әйе, бәләкәй чагында, урындыкка басып җырлатканда күрше әбисе әйткән дә: “Син – йолдыз, җырчы буласың”, - дип, адашып килеп керәләр... Аларны кайчак хәтта куып чыгарырга туры килә. Тавыш булмаса, башка җир белән җырлап булмый бит. Шуңа да, беркайчан да “блат” белән берсен дә укырга алмадым. Талантларга ярдәм итәргә кирәк, алар ярдәмгә мохтаҗ, ә булдыксызлар - әрсез, үзләре танышын да таба, укып та чыга, сәхнәгә дә менә. Бу өлкәдә мин усалрак.

Ә популярлык миннән мәңге китмичәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин ат кебек эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. “Салават” эстрада театры бүгенге көндә гастрольләрдә иң күп йөри торган төркем. Мактанып әйтүем түгел, бу, киресенчә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Әллә инде берәр ел ял итеп торыйм микән дигән уйлар да бар. Әмма туктап торырга ярамый. Артистның тормышы – бик катлаулы. Игътибар киңлегеннән бер югаласың икән, кире кайтмавың да ихтимал. Бер күтәрелгәнсең икән, шул урында кала белергә кирәк. Элек бөтенләй гастрольләрдән айлар буена кайтмый идек, ә хәзер 5-6 көннән әбиемне, балаларымны, оныкларымны сагынып кайтам. Әби дип Ләйсәнне әйтәм, өч оныгыбыз бар, чын әби инде ул.

- Соңгы елларда  “Татар җыры”нда катнашмавыгызны да тамашачы популярлыгыгыз төшү белән бәйләде.
- Әйе, 2016нчы елда тантана көнен билгеләр алдыннан оешыручылар минем белән алдан үзара килешеп эшләмәделәр. Ә без инде күпәннән ук Мәскәүдә концертларыбызны билгеләгән идек. Концерт көнен билгеләнгәнмен икән, мин аны беркайчан да уздырмый калмыйчакмын. Әйе, зур сәбәп булса күчерә алам. Үз гомеремдә 2-3 тапкыр гына күчерергә туры килде. Минем өчен гади тамашачы – иң изгесе, иң мөкатдәсе, иң кадерлесе.

Халык шок хәлендә булды. Мине карарга дип, Башкортстаннан бер төркем тамашачы килгән. Көтеп утырабыз, диләр. Айдар, Хәния чыгыш ясаган. Хәзер мин чыгарга тиеш, ә юк... Элвин Грей! Һәм концерт тәмам. Шул минутта миңа килгән смсларның санын белсәгез?! Ул шалтыратулар?!.. “Кем гаепле, нигә син юк?” – диләр. Мин тыныч кына җавап бирәм: “Бар да шулай тиеш. Фестиваль алдыннан конкурс үткәрелде, Элвин Грей мине ике тавышка узды һәм шуңа да быел ул чыгыш ясый, ул лаеклырак.”, - дип шаярттым.

Тагы бер ялгышу бар әле. Янәсе, концерт тәмамлаган җырчы – иң популяры. Юк, алай түгел. Бу яшьтә минем хәзер бөтенләй концерт ахрына кадәр көтеп утырасым килми, килергә дә, тизрәк җырлап кайтып китәргә. Әмма оештыручылар: “Салават, әйдә ахырда гына, синнән соң бар тамашачы да кайтып китәчәк бит”, - диләр. Юк кайтып китмичәк ул, чөнки залда һәр җырчының үз тамашачысы җыелаган.

- Киләсе сорау поручитель булган тарихка бәйле. Гомер буена тугры булган дусларыгыз бармы? Еллар узу белән дуслыкка карашыгыз үзгәрдеме? Ялгышмасак, кредит алган Исрафилов та сезнең якын дусларыгызның берсе иде бит.
- Ул кешенең исемен хәзер телгә дә аласым килми. Ни өчен? Чөнки, үзеңнән акылсыз кешегә акыл биреп утырган кешедән дә акылсыз кеше юк. Әйткәндәй, бу афоризмны үзем уйлап таптым. Соңгы арада аларны язу белән мавыгам. Китап итеп чыгару теләгем дә бар.
Дус дигән сүзне быелгы концерт программасына да керттем. Бу сүзне һәркемгә дә тагып булмый, кадерле сүз ул. Әйе, яхшы танышлар була, әмма чын дус берәү, икәү, өчәү була, аннан да артыгы түгел. Мине бервакытта да “сатмый” торган ике дустым бар. Алар бер серемне дә башкага чыгып сөйләмичәк. Аларга тулысынча ышанам.

- Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торганда бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбияләү эшендә сез дә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы?
- “Әти, шулай-шулай, ни эшлик?” – дип киңәшләшәләр, вакытымны аларга бүләм. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: “Хыть улыңны үзең тәрбиялә”, - диде. Ә хатыным минем – акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, ул бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый.

Ә усал әти дигәндә, балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең “онлайн” икәнен күрәм. Шундук шалыратам, ачуланам. Ул инде: “Әле генә кердем, бар да әйбәт”, - дип мине тынычландыра башлый. Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк.

- Улыгыз өчен бар юлларны да ачтыгыз, спортта да үзен тапты. Киләчәктә югарырак биеклекләргә үзаллы ирешергә теләге югалмасмы?
- Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Чөнки ярышларда балигъ булмаган катнашучы әтисе яисә әнисе белән булырга тиеш. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. 16 яшьлек егетләр арасында 14 яшьлек улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. “Нинди хоккей? Уку!” – диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында – уку. Рөстәмнең укуы, өй биремнәре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресерәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин анда кысылмыйм.

- Гаилә темасын дәвам итеп. Кияүләрегездән уңдыгызмы?
- Элегрәк өлкәннәр еш кына: “Бала кайгысы күрергә язмасын”, - дип әйтә иделәр. Ул вакытта бу “дежур” сүзләргә артык игътибар итми идем: бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың икән... Чирләсәләр дә борчыласың, уңышсызлыкларына көяләнәсең...

Ә кызларымның бәхетле икәнен күрәм, димәк кияүләр әйбәт. Беренче  кызымның өч баласы бар. Кияүем бик тыныч. Лиана белән алар икесе дә бер төсле. Икесе дә диндә, җомга намазын калдырмыйлар. Бер-берсенә кычкырып та эндәшми торган матур парлар инде. Ә икенче кияү – башкачарак, чөнки анда кыз да шундыйрак (көлә). Алина биш ел Америкада, Голливудта укыды. Николас Кейдж классын тәмамлады. Аннан соң Төркиягә кайтып, анда телевидениеда эшләде. Бик күп телләр белә. Елга бер кайтып китә иде. Шул арада “проамериканский” әйберләре сиздерми калмый иде. “Сез дөрес сөйләшмисез”, “Сез дөрес эшләмисез”... Мин инде аңа җавап итеп үземчә кычкырам, ул үзенчә фикерен әйтә. Әмма барыбер, Аллага шөкер, башта Төркиягә, аннары Татарстанга кайтарттык. Кияүгә да алдылар үзен. Җитди өлкәдә эш башлады. 2018 елда Казанда футбол буенча чемпионат узачак, ул шунда чит ил кунакларын каршы алу белән шөгыльләнәчәк. Әмма барыбер журналистика белән кызыксына. Бик күп белә. Күп белү дә ул әйбәт түгел. Кеше үзенә сеңдерә алган кадәр генә белергә тиеш. Артыгы кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading