16+

«Салават Күпере» торак комплексында балалар поликлиникасының яңа филиалы ачылды

Балалар поликлиникасының яңа филиалы бүген «Салават Күпере»торак комплексында нәни пациентлар өчен үз ишекләрен ачты. Медицина учреждениесе Наил Йосыпов урамындагы 3б номерлы йортның беренче катында урнашкан.

Бу-төзелә торган «Салават Күпере»торак районының икенче өлешендә ачылган беренче сәламәтлек саклау учреждениесе. Биредә бер сменага 125 баланы кабул итү планлаштырыла.

Чарада Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, табиб-педиатр офисы бинасы бик функциональ һәм уңайлы, балалар өчен уен заллары бар,  кайчагында сабыйлар өйләренә дә кайтырга теләми. Моннан тыш, Садыйков «Салават Күпере» торак комплексы – тиз үсә торган микрорайон, дип ассызыклады.

«Уңайлы яшәү өчен инфраструктура кирәк. Биредә 8,5 мең квадрат метр мәйданлы тагын бер поликлиника төзеләчәк. Ул бер сменага 750 кешене кабул итүгә исәпләнгән - бу 500 өлкән яшьтәге һәм 250 бала», - дип сөйләде республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Сырхауханәнең филиалында ике педиатрия участогы, биоматериал алу лабораториясе эшли. Йогышлы авырулар билгеләре булган пациентлар өчен аерым фильтр бар, шулай ук түләүсез сөт ризыгын бирү пункты эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading