16+

«Салават күпере» журналы тагын да кызыклырак булачак

Балакчактан яратып укый торган «Салават күпере» журналы хәзер тагын да шәбрәк булачак. Журналны яхшырту эшендә аның укучылары катнашты.

«Салават күпере» журналы тагын да кызыклырак булачак

Балакчактан яратып укый торган «Салават күпере» журналы хәзер тагын да шәбрәк булачак. Журналны яхшырту эшендә аның укучылары катнашты.

- “Яңалык өстә” бәйгесе кысаларында без укучыларыбыз арасында журналны яхшырту буенча фикерләр кабул иттек. Республиканың 20 районыннан 123 эш килде. Фикерләр бик күп иде. Кайвакыт, ничек инде элек без моның турында уйламаган дип шаккаттык. Оригиналь фикерләр дә күп булды. Әйтик, элек без Q-код кулланмый идек. Безгә балалар телефон аша кодны сканлаштыра алмый төсле тоелган иде. Ә әниләребез кирәк, ди. Хәзер октябрьдә чыгачак яңа саныбызда аны кертергә булдык. Балалар телефоннарын шул кодка китереп үз куллары белән үзенчәлекле әйберләр ясарга өйрәнәчәк. Без хәзер үзебез актив рәвештә видеолар ясый башладык. Бу эштә балаларыбыз да катнаша хәтта, -ди “Салават күпере” журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Q-кодны Түбән Кама кызы Рәмилә Мортазина тәкъдим итә. Беренче урын иясе дә ул. Җиңүчегә балалар журналы җитәкчелеге 10 мең сумлык сертификат тапшырды.

- Мин укытучы. Q-кодны дәрес вакытында үзебез дә актив кулланабыз. Журнал өчен дә бу кызык булыр дип уйладык. Журналга яңа рубрикалар да керттек. Әйтик, “Елмай кунакханәсе”ндә танылган балалар турында сөйләргә, аларның уңышка ирешү серләрен ачыкларга була. Минемчә, журналга дини тәрбия дә кирәк. Монда Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен дә кулланып була. Казан һәрвакыт кайнап тора. Ләкин кайвакыт бирегә килгәч бала белән кая барырга белми аптырап торасың. Шуңа журналга афиша кертү идеясен дә яздым, - ди Рәмилә.

Яшь ана үзе дә кечкенәдән “Салават күпере” белән тәрбияләнеп үскән.
- Китапханәдән алып чыгарлык түгел иде мине. Мәктәптә эшләгән вакытта да балаларның язмаларын журналда бастыру ягын карадым. Хәзер аны үз балам яратып укый. Улыбызга бер яше тулган хөрмәткә язылдык. Әле укый белмәсә дә бергәләп рәсемнәрен карыйбыз, мин аңа шигырьләр, әкиятләр укыйм, - ди Рәмилә.  

Икенче урын алган Кадрия Хөснуллиналар гаиләсендә дә “Салават күпере” көтеп алынган кунак. Ерак юлны якын итеп ул Әлмәттән үк килгән.
- Әбиләре туган көннәренә дип “Салават күпере”нә язылып кайткан иде. Менә шуннан бирле аерылган юк. 2009 елда безнең балалар журнал тышлыгына да чыкты әле. Почтальон өйгә килүгә аның янына, журналның яңа санын карарга дип йөгереп киләләр. Әле бигрәк юка, калынрак булсын иде дип сорыйлар. Журнал замана мультфильмнары белән бизәлсә дә кызык булыр иде, - ди Кадрия Хөснуллина.    

Әлки районының Базарлы Матак авылыннан килгән Лилия Хәлилованың әнисе 30 елдан артык почта бүлегендә эшләгән. Лилиянең журнал белән беренче танышуы да энисенең эш вакытында булган.
-Тормышка чыгуга «Салават күперен” үземә алдыра башладым. 4 яшьлек улым журналда басылган кыска шигырьләрне шунда ук отып ала. Мин журналдан республика авыл, районнары турында мәгълүмат аласым килә. Чит илләр турында күп язалар, барыбер үзебезнеке якынрак. Бала үз туган ягы турында да белеп үсәргә тиеш. Аннан соң төрле һөнәрләр турында мәгълүмат бирсәләр дә яхшы булыр иде. Кыз үстерәбез. Кызлар өчен матур прическалар ясау идеяләре дә кызыксындыра. Бу фикерләремне барысын да журналга тәкъдим иттем, - ди Лилия Хәлилова.      

1 урын - Рәмилә Мортазина, Түбән Кама. ( 10 мең )
2 урын - Кадрия Хөснуллина, Яңа Кәшер, Әлмәт. (7 мең)
3 урын - Лилия Хәлилова, Базарлы Матак, Әлки. (5 мең )
Кызыксындыру бүләге - Нурисә Хәсәнова. (3 мең)

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading