16+

“СалаваТik”лар Яңа ел сәхнәсен гөрләтте

21 декабрьдә “Татмедиа JUNIOR” нигезендә барлыкка килгән “СалаваТik” төркеме сабыйлар өчен чып-чын бәйрәм ясады.

“СалаваТik”лар Яңа ел сәхнәсен гөрләтте

21 декабрьдә “Татмедиа JUNIOR” нигезендә барлыкка килгән “СалаваТik” төркеме сабыйлар өчен чып-чын бәйрәм ясады.

"Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә шаккатыруны дәвам итә. 21 декабрьдә “Татмедиа JUNIOR” нигезендә барлыкка килгән “СалаваТik” төркеме сабыйлар өчен чып-чын бәйрәм ясады. 

Рус эстрадасында инде күптән балалар чыгыш ясый. Гаиләсендә үсмерләр булган әниләр аларның исемнәрен дә яттан белә. Татар эстрадасында җырчы балалары белән концертлар оештырылса да, татарда балалар эстрадасы бар дип әйтеп булмый. “СалаваТik” төркеме моңа беренче адым булсын иде. Балаларның саф татарча җырлавы, иң мөһиме, балалар җырларын башкаруы кыйммәткә ия. Җырың тамашачыга барып җитсә, тагын да рәхәт. “СалаваТik” ларныкы барып җиткәнен  кечкенә тамашачыларның аларга кушылып җырлавы, биюеннән үк аңлап була. Аларга  популяр җырчы Лейна да кушылды. 

Яңа ел алдыннан үткәрелгән чарада Кыш бабай белән Кар кызы да килми калмый, әлбәттә. Кичәдәге бәләкәй Кар кызына гашыйк булмый мөмкин түгел иде! 
“Татарча Чыршы бәйрәме” бик күтәренке рухта узды. Чын татарча, милли кичәләрне дә балалар кызыгырлык итеп үткәреп була икән. Теләк кенә булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading