16+

"СалаваTik"лар яңа йолдыз эзли

Балалар өчен татарча җырлар башкаручы бердәнбер төркем Г.Кариев театры сәхнәсендә беренче түләүле концерт куйды. "СалаваTik" проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү коммиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

"СалаваTik"лар яңа йолдыз эзли

Балалар өчен татарча җырлар башкаручы бердәнбер төркем Г.Кариев театры сәхнәсендә беренче түләүле концерт куйды. "СалаваTik" проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү коммиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бу проектның максаты - яшь буын җырларын татар телендә популярлаштыру, хәзерге балалар өчен туган телдә, заманча формада җырлар иҗат итү. 2011 елда башланган проект кысаларында 26 җыр яздырылган, аларның һәрберсенә видео төшерелгән. “СалаваTik” төркеменең җыр-биюләрен балалар яратып кабатлый.
- "СалаваTik"лар Татарстанда иң популяр балалар төркеме. Безнең миллионан артык караучыбыз бар. Төркем татар телендә җырлар башкара. Һәр видеога анимация ясала, проектның уңыш сере шундадыр. Балаларны алдап булмый, аларга ошамаса, бик тырышсаң да ярап булмый. "СалаваTik"ларның балалар күңеленә үтеп керүенә бик шат, - диде "Сабантуй" һәм "Салават Күпере" журналларының баш мөхәррире, "СалаваTik" проектының җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Бу елны "СалаваTik"лар төркемен үзгәрешләр көтә. Булат Талипов 6 нчы сыйныфны тәмамлый һәм проекттан китә, "пенсиягә" чыга, дип әйтсәң дә була.
- Мин төркемдә яңа дуслар таптым, хатирәләр тупладым. Җыр яздырганда сүзләрне онытканым исемдә, ике сәгать киредән ятлап утырдым. Иң соңгы булып җырладым. Китәсем килми, әмма мин инде зур, - диде Булат Талипов.
"СалаваTik"лар проекты дәвамлы булачак. 1 июньнән төркемгә яңа катнашучылар эзләү башлана. Гаризаларны 1 июльгә кадәр кабул итәләр. Бәйгедә катнашу өчен җырлы-биюле видео төшереп, salavatiklar@mail.ru электрон почтасына җибәреп катнаша ала.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading