16+

Салаватның Шәймиев белән очрашуга барганда кигән киеме беренче Президентны шаккатырган

Шәймиев белән очрашудан соң, беренче Президентыбыз Салаватка, кулыннан салып, Чистай сәгате бүләк иткән. Җырчы аны хәзер дә музейда саклый икән.

Салаватның Шәймиев белән очрашуга барганда кигән киеме беренче Президентны шаккатырган

Шәймиев белән очрашудан соң, беренче Президентыбыз Салаватка, кулыннан салып, Чистай сәгате бүләк иткән. Җырчы аны хәзер дә музейда саклый икән.

Кичә Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирде. Җырлау белән бергә ул тыңлаучыларның һәм чакырылган кунакларның да сорауларына җаваплар бирде.

Сүз арасында Минтимер Шәймиев белән беренче тапкыр очрашуга баруын да искә алды. “Әсгать Сәфәров "сине Минтимер Шәймиев чакыра", дигәч, Президент белән беренче тапкыр очрашуга яңа “Адидас” спорт костюмы алдым, ялтырап торган кызыл, яшел һәм зәңгәр төсле кроссовки кидем. Сәфәров, "ник болай киендең", ди. "Өр-яңа бит, беренче генә кидем", дим мин аңа. Нишлисең инде, авылдан килгән егет. Кереп утырдым Президент янына, ул да карап куйды, бу егет әллә кая китмәс дигәндер инде. Аның белән бик озак сөйләштек. Соңыннан ул сиңа нәрсә бүләк итим икән диде дә, кулындагы сәгатен салып бирде. Татарстан флагы төшкән Чистай сәгате иде ул. Мин аны хәзер дә музеемда саклыйм, иң кадерле бүләкләрнең берсе ул” диде Салават.

Әйтүләренчә, Салаватны ярты миллионнан артык кеше караган. 3,5 мең кеше трансляция барышында смслар язган.

Концертны татарстанлылар гына түгел, Россия төбәкләре, Төркия, Испания, Австралия халкы да караган.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading