16+

Салкын тиюдән туңдырма булыша?!

Әтиебез Тәлгать Сәйфетдинов гомер буе маллар караган. Мәктәп елларыннан ук әнисе белән колхозда эшләгән.

Әтиебез Тәлгать Сәйфетдинов гомер буе маллар караган. Мәктәп елларыннан ук әнисе белән колхозда эшләгән.

Татар Танае авылында ул эшләгән колхоз таркалгач, әтием Кайбыч районындагы «Дубрава» агрофермасына урнашты. Менә инде 11 ел, дистәләгән чакрым араны якынайтып, көн дә күрше районга эшкә йөри. Җәй көне ат белән йөрүнең бер кыенлыгы да юк, ә менә кышларын, салкыннарда авырга туры килә. Күз ачкысыз бураннарда да эшен калдырганы юк. «Буранга карап, маллар ач калырга тиеш түгел», – ди әтием. Кышкы көннәрдә салкын үзәгенә үтеп, туңып кайткан көннәре дә була. Башка берәү булса, икенче көнне үк башын да күтәрә алмый чирләп ятар иде. Ә әтиемнең салкын тиюдән саклануның үзе генә белгән чарасы бар. Ул, урамнан кергәч, кайнар аш урынына дүрт-биш салкын туңдырма ашый. Авырмаска бары шул гына ярдәм итә, ди.

Олы йөрәкле, ярдәмчел әти-әнием безгә, оныкларына таяныч. Хәзер әтием дүрт оныгына да суыктан саклану чарасын өйрәтә, балаларны чыныктыра. Оныклары, дәү әтиләренә карап, нинди суыкта да туңдырма ялыйлар. Киләчәктә дә әтиемә авырмыйча, сау-сәламәт булып, әле күп еллар әниебез белән тигезлектә без – балаларына таяныч, терәк булып яшәүләрен телибез.

Чулпан Гисматуллина, Яшел Үзән районы, Татар Танае авылы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading