16+

-32 градуслык суыкта 22 яшьлек ана ике баласын салкында калдырып үтерә язган. Яшь ярымлык бала авыр хәлдә

Алексеевск районында булган башка сыймаслык хәл турында без Кыркүл авыл җирлегенә шалтыратып белештек.

-32 градуслык суыкта 22 яшьлек ана ике баласын салкында калдырып үтерә язган. Яшь ярымлык бала авыр хәлдә

Алексеевск районында булган башка сыймаслык хәл турында без Кыркүл авыл җирлегенә шалтыратып белештек.

Бик каты туңу билгеләре булган ике нарасыйны да республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Дүрт яшьлек кызның кул чугы зыян күргән. Яшь ярымлык малай - реанимациядә, авыр хәлдә.

Төнге фаҗига турындагы хәбәр Кыркүл авылында яшен тизлеге белән таралган. 22 яшьлек ана ике баласын салкында калдырган. Бу төнне авылда - 32 градус салкынлык булган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белдергәнчә, хатын-кыз әнисе белән бергә яшәүче ир-ат белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, ир белән хатын арасында тавыш чыккан, 22 яшьлек хатын ике баласын алып, үзенең иске өенә киткән, бирегә килгәч, ана кеше балалар белән монда төн кунарга калган. Олы кызы өши башлагач, ул яшь ярымлык улын онытып, беркем яшәми торган өенең тәрәзәсен ватып, кызы белән эчкә үткән. Төнге сменадан кайткан әби өйдә кызын һәм оныкларын тапмагач, аларны эзли киткән.
Сарайда йоклап калган сабыйны нәкь менә ул табып алган.
13 гыйнвар көнне төнге сәгать икедә Кыркүлгә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм опека органнары хезмәткәрләре чакыртылган.
 Авыл җирлеге башлыгы Елена Косова сүзләренә караганда, 22 яшьлек ана олы кызы белән бер ел элек бирегә күченеп килгән, моңарчы ул Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә яшәгән. Гаилә имин булмаганнар исәбендә тормаган. Шуңа күрә биредә яшәүчеләрне әлеге хәл гаҗәпкә калдырган.
Ике бала да хәзер ДРКБда. Кызның хәле яхшырак, ә малай әле дә реанимациядә.

Алексеевск район суды балаларның 22 яшьлек әнисенә карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайлау турында тикшерүченең үтенечен караган.
Утырышта катнашкан район прокуроры Павел Абрамов тикшерү үтенечен хуплаган.
Яшь әни суд залында елап җибәргән һәм балаларны үтермәдем һәм үтерергә теләмәдем, шулай ук кылганнарымны таныдым, дип ялварган.
Суд дәүләт гаепләве таләпләрен канәгатьләндергән һәм хатынны 13 мартка кадәр СИЗОга җибәргән.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading