16+

«Самолет сатып алыгыз, зинһар!»

1418 көнгә һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышында совет халкының һәрберсе “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дип яшәгән.

«Самолет сатып алыгыз, зинһар!»

1418 көнгә һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышында совет халкының һәрберсе “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дип яшәгән.

Яу кырында гына түгел, тылда да батырлык күрсәтүчеләр күп булган. Шуңа да инде Бөтен Европаны тар-мар итеп килгән фашист армиясен җиңү насыйп булган. Шундыйларның берсе - Пермь крае, Сивин районы, Буб авылының гади колхозчысы Матрена Яковлева. Сугыш башлангач та аның ире һәм Украинадан тәрбиягә алган улы сугышка китәләр. Сталинрад янында каты сугышлар баруын ишеткәч тә бу гап-гади хезмәт һәм Ватанын яратучы хатын газизләренә һәм башка солдатларга да ярдәм итәргә теләп, самолет сатып алырга уйлый.

Сугышка кадәр шактый нык таза булган хуҗалыгындагы бар нәрсәне сата. Мал-туарын, кош-кортын суеп, Пермь базарына илтә. Сөт-май, баллары да шулай китә. Аның изге ниятен белмәгән-аңламаганнар аны ил өчен шундый авыр вакытта спекулянтлыкта да гаеплиләр.Нахакка рәнҗетелгән күз яшьләрен йотып булса да, ул акча җыюын дәвам итә. Ә инде капчык тулгач, 100 мең сум булгач , (ул заман өчен коточкыч зур акча ) ул аны җилкәсенә күтәреп банкка илтә.

- Мин белештем, бу акчага самолет алып була. Ирем белән улым сугышта. Аларга ярдәм кирәк. Самолет сатып алыгыз, зинһар! - ди ул.

Бу игелеге өчен Ходай аңа озын гомер бүләк иткән. Ул улы белән ирен дә сугыштан исән-сау каршы алган. Билгеле инде, озын бәрәкәтле гомерендә шатлыклар белән бергә кайгылар да күп булган. Өе янып киткәч, ул чиратлап аылдашларында төн кунган. Буб халкы өчен аның кунарга килүе зур мәртәбә булып саналган.

Фронтка самолет бүләк иткән гади рус хатынының бу батырлык үрнәге бүген дә онытылмый. Аның туган авылында Матрена Яковлевага һәйкәл куелган. Таш сыннан яулыгын бөкләп бәйләгән, авыр хезмәттән куллары буразналанган хатын- кыз карап тора. Ә баш очында хыялы - самолет. Якташлары 2012 елда аның вафатыннан соң куелган бу һәйкәл Матрена ханымга һәм тылда тырыш хезмәт куеп, Җиңүне якынайтучыларның барысына да аталган. Ул тормышта батырлыкка һәрчак урын бар икәнен бүген яшәүчеләргә дә искәртеп тора. Кояшлы тыныч күгебезнең кадерен белергә чакыра.

Фото: https://ветеран.мвд.рф/Novosti/item/2809993

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading