16+

Санкция

(Юмористик хикәя)

Санкция

(Юмористик хикәя)

– Кер әле! – дип, Гали Га­лие­вич урынбасарын чакырды. Тегесе килеп кергәч, җи­тәкче, ачуыннан кызарып-­бүртенеп, сорау бирде. – Син гәзит-фәлән укыйсыңмы ул? Әллә компьютерыңда уйнап кына утырасыңмы?..

– Аңламадым сезне? – дип, гаеп­ле малай кебек башын иде Вәли Вәлиевич.
– Аңламадың?! Илдә ниләр булганын, яңалыкларны беләсеңме?
– Беләм! Беларусь президенты Лукашенко Жерар Депардьены печән чабарга өйрәткән. Франция безнең илгә «Мистарль»не бирмәячәк, ди. Җырчы Дима Билан яңа «Гардемариннар» фильмында төшәчәк икән. Доллар белән евро арта... – дип тезеп китте урынбасар.
– Син нәрсә, саташтыңмы әллә? Кайдан җыйдың бу гайбәтне? Алла Пугачева белән Максим Галкинның балалары турында сөйлә тагын! – дип, Гали Галиевич йомшак кәнәфиеннән сикереп торды.

– Үзегез яңалыклар дисез бит...
–Яңалыклар шул, ә гайбәт димәдем бит! Русиядә санкциягә эләккән чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итә башлаганнар. Бу хакта барлык гәзитләрдә язалар, радио һәм телевидениедә шаулашалар. Шуны да белмисеңме әллә?! Ведомство буенча фәрман килде, тикшерүче орган буларак, безгә дә районда тыелган товарларны ачыкларга һәм юк итәргә кирәк. Нинди тәкъдимнәрең бар?
– Аңа тиз генә баш та эшләми бит әле...
– Утыр, минеке дә бик эшләп бетерми шул, әйдә бергәләп уйлыйк, – диде Гали Галиевич.
– Бәлки тикшерүне «Өч тиен» кибетеннән башларгадыр? – диде Вәли Вәлиевич бераздан.
– Син нәрсә, ул бит «глава»ның хатынының кибете, – дип каршы төште җитәкче.
– Ә «Җиңелчә махмыр»ны тикшерсәк?
– Анысы – «глава»ның ба­җасыныкы!
– «Бушлай диярлек» кибете...
– Ул – прокурор улыныкы!
– «Симез калҗа»га сугылсак?
–Кибет – «глава»ның урынбасарыныкы!
– «Чеп-чеп чебиләрем»не тикшерсәк?
– Ул баш табибныкы...
– «Татлы тормыш»ка барып карасак?
– Анысы хакында уйлама да, ул минем кызныкы! – диде Гали Галиевич, урынбасарының шуны да белмәвенә ачуы килеп. – Уйла, ныклап уйла!
Әйтүе генә җиңел, уйла, имеш. Җитәкче белән урынбасар озак баш ваттылар. Эш көне тәмамланыр алдыннан Гали Галиевич белән Вәли Вәлиевич бер фикергә килделәр. Җитәкченең водителе «Өч тиен»нән – француз сыры һәм коньягы, «Җиңелчә махмыр»дан – испан шәрабы, «Бушлай диярлек»тән – шпрот консервалары, «Симез калҗа»дан – Венгрия казлары, «Чеп-чеп чебиләрем»нән «буш ботлары» төяп алып килде. Ашханәдә мул табын әзерләделәр. Мәртәбәле кунаклар чакырылды, табынның түрендә кибет хуҗалары утыра иде.

Икенче көнне район гәзитендә: «Русия Президенты указын үтәү йөзеннән, районда 5 каз, 6 шешә коньяк, 8 шешә шәраб, 10 консерва шпрот, 3 килограмм сыр, 15 килограмм «буш боты» Н. районының сәүдә әйләнешеннән алынды һәм юк ителде», дигән хәбәр басылды, Гали Галиевич югары инстанциягә дә шундый эчтәлекле рапорт юллады.

Фәнүз Хәбибуллин

Фото: chayan-journal.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X