16+

“Туган көнегезне языгыз, кем икәнегезне әйтеп бирәм!”

Эльмира Шафикова белән очраклы гына интернетта таныштык. “Туган көнегезне языгыз, кем икәнегезне әйтеп бирәм!” дигән җөмләсе җәлеп итте. Кызык өчен генә язып карадым. Берничә көннән бер дә таныш булмаган кеше мине ничек бар шулай тасвирлап бирде.

“Туган көнегезне языгыз, кем икәнегезне әйтеп бирәм!”

Эльмира Шафикова белән очраклы гына интернетта таныштык. “Туган көнегезне языгыз, кем икәнегезне әйтеп бирәм!” дигән җөмләсе җәлеп итте. Кызык өчен генә язып карадым. Берничә көннән бер дә таныш булмаган кеше мине ничек бар шулай тасвирлап бирде.

Эльмира нумерология, психология ярдәмендә кешеләрне шулай “укый” белә икән.

- Эльмира, син үзеңне НЕнумеролог дип язгансың. Гади нумерологиядән синең алым ни белән аерыла?
- Мин нумерологиягә нигезләнеп ясалган статистик психологик анализ алымы белән эш итәм. Аның авторы – Ольга Перцева. Биредә тылсым, эзотерика юк. Безнең алым ул – фән.  Нумерология Пифагор квадратына нигезләнеп төзелгән. Кешеләр элек-электән саннар ярдәмендә башкаларның психологиясен, киләчәген, көчле һәм көчсез якларын ачыклаган. Менә шул өйрәнүләр нумерологиягә нигез салган. Пифагор квадраты берничә бүлемнән тора. Гади формулалар ярдәмендә шул таблицаны тутырам. Тикшеренүләрнең инде бу этабында кешенең холкы, табигый сәләте, көчле һәм йомшак яклары ачык күренә.

- Бер ук вакытта туган ике кешенең тормышлары да охшаш буламы?
- Кешенең кайсы датада туу гына түгел, нинди мохиттә үсүе дә бик зур роль уйный. Әйтик, игезәкләрнең, беренче туганы үзен олыларча тота, лидерлык сыйфатлары көчле, җаваплырак, кече туганын үз канаты астына ала. Көчле холыклы туганы янында, кечерәк бала үзен киеренкерәк хис итә. Гаиләдә дә үзен башкачарак тота. Туганда аларның сәләтләре, мөмкинлекләре бер үк булса да, үсә-үсә холыклары төрлечә формалаша. Шуңа күрә дә үсеп җиткәч икесе ике төрле юл сайларга мөмкин. Һәр аралашкан кеше безне яңа яктан ача, үзгәртә. Без сайлаган ярлар да холкыбызга, тормышыбызга үзгәреш кертә.

- 00.00 сәгатьтә туган кешеләрнең туган көне кайчан була?
- 00.00 ул инде яңа көн дип санала.

- Операция ысулы белән дөньяга килгән балаларның туган көнен табиблар билгели – нумерологиянең моңа карашы ничек?
- Һәр кеше бу дөньяга үз вакыты белән килә. Аны табиблар хәл итми, ул кешегә шушы ысул белән, шушы көнне туарга язган. Баласының туар датасын нумерологиягә таянып махсус туры китергән ата-аналар бар. Ләкин мин алай эшләүгә каршы.

- Анализ ясаган вакытта кешенең көчле һәм йомшак яклары ачык күренә дидең. Җитешсезлекләрне яхшы якка үзгәртеп буламы?   
- Таблицаны тутырганда кайсыбер пунктлар янында буш урын калырга мөмкин. Әйтик, сәламәтлек секторы буш. Ләкин буш сектор һәрвакытта да начар дигән сүз түгел. Киресенчә, секторларның артык тулы булуы куркыныч. Сәламәтлек секторы буш икән – энергиягә игътибар итәргә кирәк. Алар бер-берсен тулыландырып тора. Сәламәтлек, энергия артык күп икән – бу агрессия билгесе дә әле. Бу кешегә эчендәге энергияне яхшы, матур гамәлләргә юнәлдерергә кирәк. Начар уйлар анда – психосоматик авырулар, ашказаны, эчәклек авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Спорт та начар энергияне чыгарырга ярдәм итә.    

- Хәзерге тиз ритмлы заманда күпләр киресенчә энергия җитми дип зарлана?
- Энергия дефициты – ул вакыт дефициты. Энергия бөтен кешегә дә бертигез дәрәҗәдә бирелгән. Энергия җитми дип зарланучылар бары тик вакытларын дөрес итеп бүлә белми. Димәк, ул кеше эшен һәрвакыт соңга калдыра, эшләгәндә игътибарын туплый белми. Энергия, көч туплау өчен иң беренче чиратта спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. “Тайм-менеджмент» өлкәсендәге “Помидор” техникасын бик яратам. Эш өстәленә 25 минутка таймер куясыз. Шушы вакыт эчендә бары тик билгеләнгән эшегезне генә башкарасыз. Аннан ун минут ял итәсез. Ял вакытында чәй эчәргә, телефонда казынырга мөмкин. Аннан тагын 25 минут баш белән эшкә чумасыз. Тагын 10-15 минут ял. Һәм шулай эш тәмамланганчы дәвам итәсез. Әлеге техника эшне тиз тәмамларга һәм артык арымаска ярдәм итә. “2 минут кагыйдәсе”н дә бик яратып кулланам. Нинди дә булса бер эш ике минуттан да артык вакытыны алмый икән, аны шунда ук башкарып чыгарга кирәк. Тиз генә өй җыештыру, кемгә дә булса шалтырату, онлайн кибеттән ни дә булса сатып алу...  Ул эшләрне соңгарак калдырсаң, онытыла, сузыла.

- “Вампир”, “донор” кешеләр барлыгына ышанасыңмы?
- Нумерологиядә “донор” дигән төшенчә бар. Без бер-беребезгә көчле һәм көчсез якларыбыз белән тартылабыз.  Якыннарымның матрицасын карыйм да, шуңа тагын бер кат инанам. Әйтик, иптәш кызымның энергиясе - 222, ә кызыксынулар секторы буш. Минем – киресенчә. Без бер-беребезне тулыландырабыз. Мин аннан энергия алам. Сөйләшмичә янында гына утырсам да рәхәт булып китә. Ә мин аның өчен илһам, мотивация чыганагы. Ир белән хатын бер-берсенә донор икән – гаиләләре нык булачак.

- Матрицаларында энергиясе күп, ә чынлыкта хәл юк дип зарланучылар бармы?
- Димәк алар игътибарларын кыенлыкларга, начар вакыйгаларга гына юнәлтә. Андый кешеләргә мин гади әйбердән дә яхшылык табарга, позитив фикер йөртергә киңәш итәр идем. Әйтик, хәзерге балалар энергия ягыннан бик көчле. Ләкин күбесенең кызыксынулар секторы буш. Алар көйсезләнеп, артык таләпчән булып ата-анасының баш бәласенә әверелә. Йоклар алдыннан балаларымнан “Бүген сезнең белән нинди яхшы вакыйга булды?” дип сорыйм. Шул рәвешле аларга гади генә әйбердән яхшылык күрергә өйрәтәм. Олыларга “Рәхмәт әйтү көндәлеге”  алып барырга була. Әлеге көндәлек ярдәмендә үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә сөенергә өйрәнергә кирәк. “Күршем яңа машина алды, мин моңа шундый шат!” – дип эчкерсез язсаң, үзең дә рухи яктан үсәсең.  

- Нумерология ярдәмендә гаиләдәге конфликтларны бетереп буламы?
- Психоанализ үзеннән-үзе дәваламый. Ул бары тик проблеманы күрсәтә. Әйтик, холкы - 111 булган кешегә “син дөрес” дип әйтсәң, конфликтка нигез калмый. Ә үзеңнекен тукылдап торсаң, ызгыш чыгачак. Мондый холыклы затларның башында ни булганын алдан белеп булмый. Мин кешеләрне ике төркемгә бүләм. I төркемдәгеләргә дөньяда үзен кабатланмас итеп күрү шарт. II төр кешеләренә төчкергән саен “исән бул” дип торсаң, һәр эшенә рәхмәтләр яудырсаң, хәлләрен сораштырсаң – аннан да бәхетле кеше булмаячак. Мин – I төркем, ирем II төркем кешесе. Сүз белән кешене үтереп була дигән әйтем дә хак. II төркем кешесенә “Син монда берни дә хәл итмисең!” дисәң, ул кешене юк итәчәксез. Нумеролог, коуч буларак мин парларга психологик анализ ясап проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәм. Ләкин кешегә үзенә дә эшләргә, рухи яктан үсәргә туры киләчәк.

- Туган көннән кала башка саннарның ниндедер көчкә ия булуына ышанасыңмы?
- Кемдер билгеле бер числоларда кулына тугызлы саны ясап куя. Янәсе алай эшләгәч, акча килә. Мин аңа ышанмыйм. Акча син аны алу өчен ни дә булса эшләгән вакытта гына килә, хезмәт белән, сан язып кул кушырып утырган вакытта түгел.

- Нумерологияне гадәти тормышта кулланасыңмы?
- Әйе. Мин шулай үземә парикмахер, косметолог таптым. Нинди дә булса белгечкә барганчы, туган көн даталарына карап, аның эшләгән һөнәре буенча чыннан да сәләте бармы икәнен тикшерәм. Кеше үз эшен җиренә җиткереп башкара аламы, әллә “ничек тә ярый!” дип кенә эшлиме икәнен дә саннар сөйләп бирә. Нумерология балаларым белән аралашканда да ярдәм итә. Кызымның логикасы бик көчле, барысын да бик тиз отып ала, озын-озын катлаулы шигырьләр ятлый. Ләкин моның тискәре яклары да бар – андый кешеләр тиз кызып китәргә мөмкин, “панические атаки”га бирешә ала. Шуңа күрә дә мин аның баш миен аналитик белемнәр белән тутырмаска тырышам. Сөйләме камил, үзе аралашучан бала булып үссен дим. Логикасы югары булган кешеләр үз эчендә бикләнергә мөмкин, мин кызыма хис-кичерешләрен башкалар белән дә бүлешергә өйрәтәм. Йомыкый булу психосоматик авырулар китереп чыгара.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Белясем киля туган көне 19.03.1987 мужчина

    • аватар Без имени

      0

      0

      (07.11.1950 женщина ) бу хатын кыз. Якынча мин беләм холкын. Ә сез ни диярсез?

      • аватар Без имени

        0

        0

        18.07.1959(мужчина) менә бу соңгы ике кешене ачыклагыз әле?

        • аватар Без имени

          0

          0

          19 июль 1954 елгы хатын - кыз. Нэрсэ эйтерсез, языгыз эле Зиновий?

          Мөһим

          loading