16+

Саран ир белән ничек көрәшергә? Киңәш бирегез

Без концертта таныштык, беренче сүзе: "Сез бик чибәр!" иде. Әлбәттә, матур!

Саран ир белән ничек көрәшергә? Киңәш бирегез

Без концертта таныштык, беренче сүзе: "Сез бик чибәр!" иде. Әлбәттә, матур!

Мин салоннарга йөрим, иң кәттә кибетләрдә киенәм, машинам чит илнеке. Өйләнешкәнче безнең арадан җил дә исмәде, әйткәләшкәнебез дә булмады! Туйдан соң әти-әни миңа акча бирми башлады, хәзер инде ирең карасын, кайгыртсын, диделәр.

Ә ул мин күнеккәнчә, тәэмин итә алмый һәм минем тормыш дәрәҗәм төште!

Күрәм, көндез дус кызларым белән кафега баруымнан канәгать түгел, яңа кием-салым алганым өчен өйдә кара тавыш чыгарды, дипломың буенча эш эзлә ( мин һөнәрем буенча табиб), дип көн дә тәкьрарлый башлады. Ләкин табиблыкның минеке түгеллеген һәм медицинага барырга теләмәвемне аңлаттым. Кибетче булып та эшләмәячәкмен! Кияүдә булу минем өчен иң кулай вариант! Тик иремнең хезмәтчесенә дә әверелмәячәкмен!

Ә беркөнне өйгә клининг хезмәте чакырттым, ирем янә җәнҗал куптарды, янәсе, син бит өйдә утырасың, нигә 3 мең түләп җыештыру хезмәте ялларга! Ләкин моңа вакытым да, теләгем дә юк. Әйе, мин иремне яратам, әмма мине хезмәтче буларак күргән кеше белән яшәргә теләмим! Кайвакыт аерылышасым һәм кире әти-әнием янына кайтып китәсем килә. Нишләргә миңа, киңәш бирегез. 

Ләйсирә Гасыймова

Казан
Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    лучше уйти к маме

    • аватар Без имени

      0

      0

      Син сеңелем тормыш итәр өчен кияүгә чыкмагансың. Хатын кыз тормышта иренә хезмәтче булуын теләмәсә, аның дусты , ярдәмчесе, киңәшчесе. Алга өндәүчесе булырга тырышырга кирәк. Ә сезне әниегез бер эшкә дә өйрәтмәгән. Сезнең ирегезгә карата ярату түгел, ә потребительское отношение.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шундый хатын-кыз булмыйдыр инде. Юри язгансыздыр. Искиткеч мэгнэсез.

        Мөһим

        loading