16+

Саратовта Сәхибгәрәй Сәетгалиев күмелгән урынга чәчәкләр салынды

ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Минимтрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген Саратовта ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев каберенә чәчәкләр салды.

Әлеге чара Воскресенск зиратындагы сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә торгызылган мемориалда узды.

Үз чыгышында Шамил Гафаров Татарстан Президенты һәм Премьер-министры тарафыннан ТАССР Халык Комиссарлары Советы җитәкчеләре, шулай ук ТАССР Министрлар Советы рәисләре күмеләгән урыннарны тәртипкә китерү турындагы карар кабул ителүе турында искәртте. Республика тарихында андый җитәкчеләр 15әү генә булган. Татарстан җитәкчелеге кабул иткән карар нигезендә андый урыннар чыннан да тәртипкә китерелгән, төзелкләндерелгән. "Бу масштаблы программаның географиясе бик киң - Карелиядән башлап, Казахстанга кадәр", дип белдерде Ш.Гафаров. Ул шулай ук ТАССРга 100 ел тулу кысаларында уздырылган әлеге чараларның әһәмияте турында да белдерде һәм Саратов өлкәсе җитәкчелегенә Татарстан Президенты исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Билгеле булганча, ТАССР Совнаркомының беренче рәисе булып Сәхибгәрәй Сәетгалиев сайлана. Татарстан тарихында зур урын алып торган әлеге шәхес репрессия корбанына әверелә һәм 1938 елның сентябрендә атып үтерелә. 1955 елда гына аның исеме реабилитацияләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading