16+

«Сайди, мин матурмы? Билләрем дә нәзекме, кашларым да кыйгач карамы?»

Һәр өйдә, һәр гаиләдә җае туры килгәндә шул мизгелдәге берәр хәл-вакыйгага кушып әйтелә торган «канатлы» сүзләр бар инде ул. Бездә дә бар андый сүзләр. Нәнә дә телгә бик оста иде. Әнине әйткән дә юк, шагыйрә иде ул. Шунда сүз арасында күңелләренә кергән, үзләре ишеткән берәр сүзне хәзер «әйләнешкә» кертеп җибәрәләр. Балачакта елына бер тегелгән күлмәгеңне киеп озаграк бөтерелсәң, «Сал инде, Сайди, мин матурмы?» – дип көлеп, күрше хатынын искә төшерәләр дә, аннан шул сүзнең тарихын да сөйләп бирәләр.

Галимулла абый Мотыйгуллиннар белән Габделхай абый Гыйльметдинов арасында тагын бер йорт булган икән әле. Менә шул йорт хуҗасы абзый кеше, күрәсең, хатыны үлеп китептер инде, кайсыдыр авылдан икенче хатын алып кайткан. Иркәрәк, көйсезрәк булган, ахрысы, яшь хатын. Пушкин әкиятендәге патша хатыны шикелле, көненә ничә тапкыр әни янына кереп: «Сайди, мин матурмы? Билләрем дә нәзекме, кашларым да кыйгач карамы?» – дип әйтә торган булган. Менә шул хатынның шул сүзе ничә еллар бездә кулланылышта йөри, Аргы якка да ияреп чыкты әле ул, минем балалар да белә аны. Җае чыкканда кулланып та куялар.

Шактый көйсез булган булса кирәк яшь хатын. Берәр нәрсә ул дигәнчә булмаса, ирен «Мичкә керәм дә янам» дип куркыткан. Бер куркыткан, ике куркыткан... Аннан күпкә китә башлагач, ирнең үз башы җиткәнме, әллә берәрсе акыллы киңәш биргәнме, мич дөрләп янганда, хатынын чәч толымыннан бөтереп алыпмы, әллә нечкә биленнән кысып тотыпмы, ипи көрәгенә утырткан да мичкә тыга башлаган. Бик янасың килгәч, әйдә инде алайса... Дөрләп янган мич бит ул! Каравыллар кычкырган бичара хатын. Шуннан соң мичкә керү теләге сүрелгән инде. Дөнья сине иркәләп кенә тормый шул ул! Йөз тапкыр артын күрсәткәннән соң, бер битен күрсәтеп алса да рәхмәт диярсең.

Ә ипи көрәге, чыннан да, озын саплы, зур түгәрәк көрәк.

Камырны башта куәстән алып әвәләп, ипи табагында кабарталар да, аннары ипи көрәгенә салып, мич төбенә озаталар. Әле аңарчы күмерен учакка тартып, мич төбен пумала белән себерәләр. Мич янына чиләк белән су кертеп куялар да, мунчала пумаланы суга тыгып ала-­ала, мич төбен себерәләр. Көл калса, ипигә ябыша бит.
Табалар да булгандыр инде ул үзе, нигә ипине мичтә табасыз пешергәннәр диген. Ни хикмәт? Көз көне кәбестә яфрагына салып пешергәннәр. Урамның бер башындагы өйдә ипи пешкән тәмле ис урамның икенче башына кадәр килеп җиткән.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ботен кешедэ дэ табалар юк иде элегерэк,куршелэр бездэн эпи салганда алып торалар иде,кунакка пешергэндэ

    Мөһим

    loading