16+

Сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән

Әлеге сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

Сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән

Әлеге сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

“Мөрәҗәгатьләр, гаризалар саны күпкә артты. Алар арасында зар белдерүчеләр юк, әмма нигезсез, дәлилсез мөрәҗәгатьләр бар. Барысына да тиз арада җавап бирергә тырышабыз. Кирәк икән, участокка барабыз”, - диде Андрей Кондратьев.

“Кайнар” линия телефон номеры: 88002000020. Бүген бу номерга 100дән артык шалтырату кабул ителгән. “Халык төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Узган сайлауларда барлыгы 250ләп шалтырату булган иде”, - диде спикер.

Билгеле булганча, Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда 2931929 кеше үз тавышын бирергә хокуклы.
 

Фото: http://tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading