16+

Сеңелебез – Мәскәү гүзәле

Аны белгән һәркем: “Сөбханалла, күз тимәсен!” – дип куя.

Сеңелебез – Мәскәү гүзәле

Аны белгән һәркем: “Сөбханалла, күз тимәсен!” – дип куя.

Кукмара районы Байлангар урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында укыганда ук сеңелебез (энебез Василның кызы) Динә Абдуллина экология буенча республика конкурсында беренче урын алды. Татарстан вәкиле булып, “Артек”та ял итеп кайтты. 11нче сыйныфта укыганда шундый ук конкурста катнашып, җиңеп, Санкт-Петербургка Бөтенроссия конкурсына барып, анда да җиңү яулады. Җиңүчеләрне өйгә дә кайтарып тормыйча туп-туры Сочига талантлы балалар өчен булган лагерь “Сириус”ка җибәрделәр. Ул әле шунда укыды. Гади татар авылының гади гаиләсендә үскән кыз монда да күпләрне шаккатырды. Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булганга Динәбезгә Россиянең үзең теләгән теләсә кайсы югары уку йортының бюджет бүлегенә имтиханнарсыз керергә юллама бирделәр. Кыз туган якка да якынрак булыр, дәрәҗәсе дә зур дип Ломоносов исемендәге Мәскәү университетын сайлады. Быел өченче курска бара.

Белеме юанлыгын бар илгә күрсәткән сеңелебез Мәскәүгә килгәч татар иҗтимагый оешмасына йөри башлады. Кечкенәдән курайда уйнаган, гитарада чиртә белгән, моңлы итеп җырлаучы, күбәләктәй очынып биюче, иң мөһиме – җанында татар рухын саклаучы кызны биш куллап яратып каршы алалар Мәскәү татарлары. Ә инде “Татар кызы 2020” ярышы башлангач, ике дә уйлап тормый Динәбезне шунда катнашырга кодалыйлар. Бик күпләр бәхетенә риза була. Нигә шулай димме? Конкурстагы чыгышы белән күпләрнең күңелен хушландырды ул. Шуңадыр инде интернет аша тавыш бирүчеләр саны да күп булган. Әле менә күптән түгел генә Мәскәүдән шатлыклы хәбәр килде. Сеңелебез “Татар кызы 2020” бәйгесенең зона турында финалга чыккан.

Динә студент кына түгел, мөгаллим дә. Татар милләтеннән булган студентларга университетта татар теле дәресләре алып бара. Монысына да гаҗәпләнмәдек. Бездән үрнәк алгандыр инде, дидек. Байлангарда безнең гаиләне укытучылар династиясе дип йөртәләр бит. Динәнең әтисе дә, әнисе дә – укытучылар. Безнең әниебез (Динәнең дәү әнисе) Сәрбиназ да Байлангар мәктәбендә 43 ел балаларга белем бирде. Үзем дә туган яктан еракта Якутиянең алмаз табучылары яшәгән

Удачный шәһәренең 20нче номерлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыттым.

Сеңелебезнең уңышларына нәселебез белән шатланабыз. Кукмара районында Мактау тактасына эленгән фотосурәте яныннан да горурланып үтә идек. Аңа изге теләкләребез. Киләчәктә дә исән-сау булып, тагын да зуррак уңышларга ирешсен. Бәхете булсын. “Күз тимәсен! Сөбханалла!” – дип карагыз берүк.

Суфия Мостафина.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөбханалла!??

    Мөһим

    loading