16+

Секс белән шөгыльләнү теләге кимесә, нәрсә эшләргә?

Парларның мөһим, әмма әйтелмичә калган проблемаларның берсе – ул якынлык, ягъни сөешүнең сирәгәю. Партнерларның берсендә секс белән шөгыльләнү теләге кимесә, нәрсә эшләргә?

Секс белән шөгыльләнү теләге кимесә, нәрсә эшләргә?

Парларның мөһим, әмма әйтелмичә калган проблемаларның берсе – ул якынлык, ягъни сөешүнең сирәгәю. Партнерларның берсендә секс белән шөгыльләнү теләге кимесә, нәрсә эшләргә?

Психолог һәм сексологлар фикере буенча иң еш очрый торган сәбәпләргә тукталып китик.

Партнерга карата рәнҗү, ачу. Бер дөрес әйтелмәгән сүз, бөтен процессны бозып ташларга мөмкин. Әгәр дә партнерлар сөйләшергә курыкмый икән, проблеманы шунда ук чишәргә мөмкин.

“Якынлыктан берни дә көтмим, бу бит – бурычым”. Әгәр дә сөешү сезгә физик яктан уңайсызлык китереп, бернинди дә рәхәтлек бирми икән, әлбәттә теләк дигән әйбер, гомумән дә, калмый. Ә аны бурыч итеп кабул итү, тагын да ныграк басым ясый. Шулай итеп, стериотиплар, партнерымны рәнҗетмим, дигән фикерләр дә сәбәпләрнең берсе.

Безне яшьтән үк шулай тәрбиялиләр: якынлык – ул гөнаһ, аның төп функциясе – нәсел дәвам итү. Ягъни җенси тәрбия дөрес итеп бирелми. Бу да дөрес караш түгел. Кайвакыт җәмгыять кануннары кешенең табигый төзелеше, физик һәм психологик яклары белән тәңгәл килми.

Һәм иң еш очрый торган сәбәп – фантазия, креатив булмау. Ягъни күптән бергә булган парлар үзара җитди мөнәсәбәт корып, беренче мәлдәге флирт дигән төшенчәне оныта. Шуңа артык туганлашмыйча, серлелекне саклап, шул ук вакытта бер-берең белән аралашыр өчен уртак темалар табу балансы кирәк.

Гадәттә, гаиләдә ир белән хатын фатир буенча параллель рәвештә, үз фикерләренә батып йөриләр. Сүз башлар өчен дә күпме баш ватасы. Ә инде сөешү темасы кебек четерекле темаларга кагылу, нәрсә ошый, нәрсә ошамый дип, үз фикереңне партнерыңа әйтү бөтенләй дә уйга килә алмаслык күренештер... Кызганыч, мәктәпләрдә дөрес итеп коммуникация төзү дәресләрен бирмиләр.

Сөешү – ул инвестицияләр таләп итә торган тормышның бер өлкәсе: физик, психик энергияңне, фантазияңне, вакытыңны, фикерләреңне. Шуңа бер-берсен сөйгәннәр уртак ләззәтле вакыт уздыруның бу төрендә “нокта” куймыйча, бергә эшләргә тиеш. Эзләнүдә булган кеше генә вакытсыз картаймый, аның максатлары да артып тора. Бу бәхетле тормышның төп принцибы.  

Мансур Фатыйхов

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading