Фатир күршем 83 яшьлек Анастасия әбекәйнең хәлен белергә кергәч, аның белән гәпләшеп утырырга яратам. Хикмәтле карчык – сугыш чоры баласы.
Әтисе яу кырында ятып калган 1942 елда, гаиләдә җиденче бала Настяга нибары 6 яшь тулган. «Ачлыгын, ялангачлыгын күп күрдек, чабата, киндер күлмәк-ыштан киеп үстек, кычыткан белән какы, балтырган, сәрдә, алабута шулпасы, өшегән бәрәңге ашап исән калдык. Ярым-йорты киенелсә дә, төкерек бозланып төшкән чатнама суык кышта да озаклап сырхаулап ятканыбызны хәтерләмим. Ашаган ризыгыбыз, эчкән чишмә суыбыз дару булган, күрәсең. Йөткерә башласак, әни ачы торма кырып ашатты, борын юешләнсә, суган суы сыгып тамызды, сарымсак сабагын көйдереп иснәтте. Мунчада ис тисә, миләш ашап савыктык», – дип сөйли ул.
Хәер, бер мәртәбә бәхетсезлек очрагына юлыгып, чүт кенә теге
дөньяга китеп бармаган ул.
– Өченче сыйныфта укыганда, елгага су алырга төшкәч, ялтыр бозда аягым таеп китеп, бәкегә чумдым. Салкын суның тәнемне куырып алуын әлегәчә хәтерлим, тәнгә берьюлы меңләгән энә кадалгандай тоелды. Йөзеп чыгарга өметләнеп, калкавычтай бата-калка тыпырчынуымны бригадир Афанасий дәдәй күреп алган. Мәрхәмәтле бәндә мине чәч толымымнан тартып чыгарды. Җиләненә төреп, өебезгә күтәреп йөгерде. Әни – колхоз эшендә. Мәктәптән кайтып кереп, мичкә ягып җибәргән дәү апам, җәлт кенә юеш киемнәремне салдырып, мине мич башына менгереп яткырды. Каз тәпие төсенә кереп кызарган, усак яфрагыдай дер-дер калтыраган тәнемне сарык тиреләренә төреп, өстемә юрган, иске-москы япты. Кәҗә сөте кайнатып эчерде. Өебездә күзгә кырып салырга да дару юк, шифаны табигатьнең үзеннән эзләгән заман, – дип сөйли күршем. – Уттай кызышып, саташып яттым. Күзләрем шешенеп эренли, колагым ага, башым бик каты сызлый. Сулый алмый башлагач, ике абыем ат урынына җигелеп тартып, күрше авылдан үләнче Марфа әбекәйне гозерләп, чанага утыртып алып килделәр.
Ул аркамны, күкрәгемне дуңгызның эч мае белән уды, шуны кәҗә сөтенә тамызып эчерде. Юкә чәчәге, зәңгәр мәтрүшкә, бака яфрагы чәе белән дәвалады. Берничек тә хәлем яхшырмагач, дәвачы карчык кәгазь кисәгенә хат сырлап, дәү абыйның кулына тоттырды. «Сеңлең исән калсын дисәң, йөзьяшәрсез кайтма!» – дип боерды.Үләнченең юмарт килене шифалы чәнечкеле гөлне савыты белән биреп җибәргән иде. Абый аны чүпрәккә төреп куенына тыгып, унөч чакрым араны җәяүләп узып, төн уртасында алып кайтып җиткергән иде. Чәнечкеләрен кисеп, суын сыгып, сутын күзләремә, колакларыма, борын тишекләремә тамыздылар, чигәләремә ышкыдылар. Кабыкларын төнәтеп, чәй итеп эчерделәр. Алланың рәхмәте, гөлнең шифасы, белдекле үләнченең зирәклеге нәтиҗәсендә, исән калдым. Шул көннән бирле йөзьяшәр гөлдән аерылганым булмады.
Үсеп җитеп, Казанда эшли башлагач, коткаручы гөлнең алоэ дип аталуын белеп гаҗәпләндем. Андрей дәдәңә кияүгә чыгып, баракта үз куышыбызга тиенгәч, тәрәзә төбемдә гөлләр үстерә башладым. Үз фатирыбыз булгач, йөзьяшәр гөлгә (алоэ), яранга, «хирург»ка (каланхоэ), фикуска, «чуртан теленә» (сансевьера) урын түрдән булды. Гөлләремнең һәркайсына бәйле хатирәләрем бар. Ирем төзелештә эшли иде. Карлы яңгырлы кара көздә салкын җилдә иртәдән кичкә чаклы иза чигәләр, тәмам манма су булып кайта иде, бәгырькәем. Берзаманны тәнен чуан басып алды. Сталин заманы, чирлим дип эш калдырырга ярамый, төрмәгә тыгып куюлары бар. Иремнең сызланып, ыңгырашып ятуы йөрәгемә тия, ничек булышырга белмичә, йоклый алмый ятам. Тулган ай нурлары бүлмәне яктырта. Күзем тәрәзә төбендәге алоэ белән каланхоэга төште.
Соңгысын юкка гына «хирург» дип атаганнармыни? Ул, һичшиксез, иремне терелтергә тиеш дип уйлыйм. Аллага тапшырып, тәвәккәлләп, эшкә керештем. Ике гөлнең дә сабакларын кисеп алдым да, кабыкларын каезлап, иремнең чуаннарына ябып бәйләдем. Иртәнгә берсенең тишелеп акканын күргәч, күңелем күтәрелде. Бер ай дигәндә, ирем тәмам савыкты. Каланхоэ суты белән томаудан, тамак бакасыннан (ангина), үпкә чиреннән, ашказаны җәрәхәте, күз, хатын-кыз авыруларыннан дәваланып була.
Бермәлне студент улымның ашказаны үтереп авырта башлады. Ничаклы үгетләсәм дә, бүлнискә ятарга күндерә алмадым. Имтиханнар вакыты, иптәшләремнән артта калмыйм, дип киреләнә. Дару эчә – файдасы ташка үлчим, коса да, эчен тотып бөгәрләнеп ята. Даруханәдә эшләүче дустым Саниянең киңәшен тотып, сихәтле даруны үзем ясадым. Өч-дүрт яшьлек алоэ гөлемнең
симез кыякларын кисеп алып, берничә көнгә салкынга куеп тордым. Сутын сыгып алгач, бер үк күләмдә бал, спирт салып болгатып, караңгы төстәге шешәгә салып, карават астына төнәтергә куйдым. Бер атнадан катнашма өлгереп җитте. Ашарга ярты сәгать кала, бал кашыклап улыма эчертә башладым. Әйтмәгәнем булсын, Левушкамның ашказаны рәтләнде. Алоэның эренле җәрәхәтләрне, пешкән тирене бик тиз төзәтүен беләм. Аның сутын бал белән болгатып, сабыйларга да каптырырга ярый, иммунитетларын ныгыта.
Роза гөлем белән дуслык соңрак башланды. 50 яшьлек юбилеема эш урынымнан шифаханәгә юллама бирделәр. Үз гомеремдә беренче мәртәбә оҗмахтай җылы, гаҗәеп матур Кара диңгез буен барып күрдем. Бөтен җирдә – чәчәкләр! Аллы-гөлле розаларга исем китеп, сокланып карап йөрдем. Монда килгәч кенә бу гөлнең чәчәкләреннән чәй ясап эчүләрен белеп, гаҗәпкә калдым. Үзем тә татып карадым. Күңелемә хуш килде. Ул кан басымы түбән кешеләргә, ашказаны чиреннән интегүчеләргә, кан тамырлары сәламәт булмаганнарга бик файдалы икән, – дип сөйләде.
...Әбекәй хаклы: роза таҗларыннан ясалган төнәтмәләр, шифалы чәйләр антоцианнарга, фитонцидларга, флавонидларга, аскорбин кислотасына бай булганга күрә, холестеринны төшерә, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, ашказаны-эчәк системасына уңай тәэсир итә.
Анастасия Петровнаның түр почмагындагы зур кисмәктә халык телендә «чуртан теле», «каенана теле» дип йөртелә торган озын кыяклы гөл үсеп утыра. Әби аның кыякларыннан төнәтмә ясап эчеп, дарулы тампоннар куеп, геморройдан котылган. Башы авыртса, кәефе төшсә, шул гөленең исен иснәп утырып сихәтләнүен яшерми. Сансевьера гөле, көчле антисептик булуы өстенә, радиацияне, пычрак һаваны йота, күп итеп кислород бүлеп чыгарып, бүлмәне сафландыра. Аны шифаханәләрдә тынычландыручы ароматерапия чарасы, дарулар ясаганда, кандагы шикәрнең күләмен киметүче компонент буларак киң кулланалар.
Күршем суыткычыннан бер пыяла банка алып, өстәлгә куйды. «Фикус гөле яфракларының аракыдагы төнәтмәсе бу. Мәрхүм Андрей дәдәң исән чагында, буыннары сызлап интеккәндә, шуның белән компресс куя идем. Суык тисә, тезләрем, терсәкләрем сызлый башласа, үзем дә эчеп куям. Авыртуны бик тиз баса», – дип серен ачты. Хәстәрле карчыкның шифалы төнәтмәләр байлыгына, сихәтле гөлләре турында бик күп нәрсәләрне белүенә исең китәрлек. «Күршекәем, чыкмыйча тор! Хәл белергә керүең өчен рәхмәт йөзеннән, сиңа яшәрткеч дару бирәм. Авыз итеп кара. Тылсымлы эхинация төнәтмәсе бу. Үз бакчамда үскән чәчәкләрдән быел да ясап куйдым әле», – дип елмая Анастасия әби.
Эхинацияне мин дә яратып үстерәм. Аның файдалы үзлекләре – санап бетергесез. Бу сихәтле чәчәкнең төнәтмәләрен яман шешне алдан кисәтү, иммунитетны ныгыту, вирусларга каршы тору өчен нәтиҗәле кулланалар. Күршем хаклы, ул тирене картаюдан саклый. Салкын тигәндә, авыз эче бозылганда, ашказаны җәрәхәте бимазалаганда, сидек юллары ялкынсынганда, псориаз кебек тире авыруларын, киселгән, пешкән, бөҗәкләр тешләгән урыннарны дәвалаганда, эхинация кулланып ясалган дарулар уңай нәтиҗә бирә. Урында озак яткан хасталарны тернәкләндерү, җитештерү өлкәсендә хезмәт куючылар агуланган очракта, каннарын чистарту, зыянлы матдәләрне, авыр металларны чыгару өчен дә кулланалар аны. Һәр татар өендә күптәннән лаеклы урынны биләгән яран гөле дә бик күп төрле чирләрдән савыктыра. Ал чәчәклесе йокысызлыктан интегүчеләрнең, эпилепсия белән авыручыларның нервларын тынычландыра икән. Ашказаны, колак, эчәклек ялкынсынганда, чуан чыкканда, тән киселгәндә аның суты белән дәвалану отышлы, дип язалар.
Шунысын онытмыйк: берәүгә файда китергән үсемлек төнәтмәсе икенче кешегә зыян салырга мөмкин. Дәвалана башлаганчы, үз табибың белән киңәшләшү зарури.
Хәмидә Гарипова, Казан.
Комментарийлар