16+

Үсемлекләрне дә карантинга «ябалар»

Йогышлы авыру эләктергән кешеләрне, җанварларны карантинга ябулары турында ишеткән бар, ә менә үсемлекләрнең дә карантинга эләгүе турында бик аз кеше генә беләдер.

Йогышлы авыру эләктергән кешеләрне, җанварларны карантинга ябулары турында ишеткән бар, ә менә үсемлекләрнең дә карантинга эләгүе турында бик аз кеше генә беләдер.

«Татар төбәкара ветеринария лаборатория»сенең (ФГБУ Татарская МВЛ) үсемлекләрне карантинга кую һәм фумигация бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Яруллина белән очрашып нәкъ әнә шул турыда сөйләштек.

– Гөлүсә Загрутдиновна, үсемлекләр карантины нәрсә ул? «Татар төбәкара ветеринария лаборатория»сенең әлеге эш юнәлеше турында аңлатып китә алмассызмы?
– Үсемлекләр карантины – авыл хуҗалыгы культураларына чүп үләннәре, корткычлар, авырулар үтеп кермәсен, таралмасын өчен, дәүләт тарафыннан үткәрелә торган чараларны күз алдында тота. Үсемлекләр карантины илнең үсемлек ресурсларын сакларга юнәлдерелгән. Орлыкларны, үсентеләрне, җиләк-җимешләрне тикшерү, авыруларны ачыклау, зыян салучы бөҗәкләрне табу, чүп үләннәре таралуга юл куймау, аларны чит илләрдән кертмәү – болар барысы да безнең бурыч. Бандерольдан алып зур судноларга хәтле тикшерәбез. Россия Федерациясендә үсемлекләрне тикшерү һәм күзәтчелек итү Россия авыл хуҗалыгы идарәсенең төбәктәге бүлекләренә һәм әлеге ведомство карамагындагы ветеринар лабораторияләргә тапшырылган. Без бергәләп илебезнең үсемлекләрен саклау, яклау чигендә торабыз. Безнең лаборатория Татарстаннан тыш Ульяновск өлкәсендә, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларында күзәтчелек итә. Бер җөмлә белән әйткәндә, безнең бүлек, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек идарәсенең үсемлекләр карантины өлкәсендә референт үзәк буларак, үз эшчәнлеген алып бара.

– Оешмалар, предприятиеләр белән генә эшлисезме, әллә сезгә шәхси хуҗалыклар да мөрәҗәгать итә аламы? Тикшерү өчен пробаны сезнең белгечләр генә алырга тиешме?
– Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар, фермерлар да складларны, цехларны, элеваторларны тикшертә алалар. Кирәк икән – безнең белгечләр барып та проба алалар, кемдер үзе алып килә икән, алай да эшләргә була. Карантиндагы үсемлекләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклап бирәбез. Безнең белгечләр һәртөрле аралашуга, консультация бирергә әзер. Аерым кешеләр мөрәҗәгате белән шәхси сектордагы җимеш агачларын, декоратив агачларны тикшерергә дә чыгабыз. Фумигация отряды бар, кирәк булганда, корткыч бөҗәкләрне, зыян салучыларны юк итәбез. Шулай ук профилактика буларак авыл хуҗалыгы продукциясе саклана торган биналарны, складларны зарарсызландыру хезмәте дә күрсәтәбез.
Бик күп төрле лаборатор тикшерүләрдән тыш чит ил методикаларын, халыкара стандартлар турында даими укып, өйрәнеп торабыз, алай гына да түгел, үзебез үткәргән экспертизаларга нигезләнеп, күрсәтмә дәреслекләр дә чыгарабыз. 2004 елдан өстәмә белем бирү бүлеге белән берлектә, квалификацияне күтәрү курслары да үткәрәбез. Бүгенге көндә замана таләпләренә туры килерлек фәнни тикшеренү лабораториясе төзелеп килә. Бу безнең төп бинага ярдәмче корпус кебек булачак. Биредә клиентлар белән эшләү, тикшерү объектларын теркәү, лаборатор экспертиза, укыту методикасы бүлекләре булачак. Кыскасы, эшләү өчен мөмкинлекләребез тагын да артачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading