16+

«Сөенә-сөенә, эшкә йөрим»

Авылда кооператив ачылгач, уннан артык кеше эшле булган

«Сөенә-сөенә, эшкә йөрим»

Авылда кооператив ачылгач, уннан артык кеше эшле булган

Әлки районының Карга авылында оешкан кулланучылар кооперативы бүген халыктан терлек җыю, аларны эшкәртеп, хәләл ярымфабрикатлар ясау белән шөгыльләнә.

Күптән түгел үзләренең кибетләре һәм сугым цехы да ачылган. Зур гына теплица да төзеп куйганнар, анысында яшел тәмләткечләр үстереп сатарга җыеналар. Киләчәккә планнары әле моның белән генә бетми.

Кооператив элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Заманында миллионер колхоз аны бик зур итеп, хәтта бассейннары белән төзеткән булган. Бүген инде балалар мәктәптә урнашкан бакчага йөри, ә буш торган бинага ремонт ясап, кооператив ачканнар. Бина гранулалы агач чүбе белән җылытыла икән. Аны Кукмарадан китертәләр һәм ул газга караганда арзанракка чыга ди.

Халыктан терлекне атнага ике тапкыр җыялар. Әлкидән генә түгел, күрше Спас һәм Алексеевскидан да алып кайталар. Үзләренең мал табиб­лары да бар. «Безнең эштә ул иң кирәкле кеше, ансыз булмый», – ди кооператив җитәкчесе Илсур Гыйбадуллин.

Терлекне сугым цехында чалып, иттән тутырма, койка һәм тагын алты-җиде төрле ярымфабрикат эшлиләр. Көненә кулдан 100 килограммлык продукция эшләргә өлгерәләр. Үз кибетләрендә сату әйбәт бара. Халык кибетне ял көне дә эшләтергә сораган, чөнки авылга кайтучылар да, юлдан үткән-киткәннәр дә монда сугыла.
Кооперативта уннан артык кеше эшли, барысы да шушы авылныкылар. Цех җитәкчесе Гүзәл Хәсәнҗанова элек район үзәгенә барып эшләп йөргән.
– Гел юлда йөрү авыр, авылда кооператив ачылгач, сөенә-сөенә эшкә йөрим, – ди ул.

Көз көне кооператив бинасы ишегалдына теплица төзетеп куйганнар. Анда яшел суган, петрушка, салат яфраклары, укроп үстермәкчеләр. Эше бетте дигәндә генә, түтәлләрне икешәр катлы итеп ясарга уйлаганнар. Хәзер шуның белән мәшгульләр. Теплицада эшләргә тагын өстәмә ике кеше алыначак. Илсур Гыйбадуллин әйтүенчә, бүгеннән үк килеп эшләргә теләк белдерүчеләр бар. Халыкка акча эшләтүнең тагын бер чарасын тапканнар, килешү буенча чебиләр, каз бәпкәләре таратып, ашатырга катнаш ­азыгын да биреп, алар кооперативка тавык һәм каз үстереп бирәчәк. Мәктәпнең биш гектар алып торган бакчасында кишер, чөгендер, суган үстерү идеясе дә бар.

– Болары әле планда гына, әмма халык эшлибез дип торганда, анысын да башкарырбыз. Авыл халкы бик тырыш, бер-береннән көнләшә-көнләшә эшли. Берсе ике үгез алса, икенчесе өчне ала. Эшчән кешегә таянып була, – ди кооператив җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading