16+

Үсенте ничек чыныкты?

Помидор үсентеләре яктылык ярата. Аларга кимендә 5-8 сәгать яктылык кирәк. Өстәмә яктырткычлар кую мөмкинлеге булмаса, помидор орлыгын соңрак, кояш яктысы җитәрлек булган вакытта чәчегез. Яктылык җитмәсә, үсентеләр сузылып үсә башлый, чәчәк бөреләрен дә чыгармый.

Үсенте ничек чыныкты?

Помидор үсентеләре яктылык ярата. Аларга кимендә 5-8 сәгать яктылык кирәк. Өстәмә яктырткычлар кую мөмкинлеге булмаса, помидор орлыгын соңрак, кояш яктысы җитәрлек булган вакытта чәчегез. Яктылык җитмәсә, үсентеләр сузылып үсә башлый, чәчәк бөреләрен дә чыгармый.


Кайбер бакчачылар, яктырткычлар җитмәгәнлектән, яктылык ­кайтара торган экран ясый. Аны оргалит яки фанер кисәгенә фольга ябыштырып ясарга була. Машина тәрәзәсе өчен эшләнгән, ялтырап тора торган «пәрдә»не дә файдалана аласыз.

Пикировка иртәрәк ясалган саен яхшырак. Гадәттә, ул үсентенең 1-2 чын яфрагы чыккач эшләнә. Үсенте зуррак булган саен, күчереп утыртуны авыррак кабул итә.

Суны күп сипмәгез, югыйсә яфрак­лары һәм ботагы ныгып үсеп китеп, чәчәк бөресен чыгаруны соңга калдырырга мөмкин. Бу исә җимеш бирү вакыты соңара дигән сүз.

Әгәр дә туфракның сыйфаты яхшы икән, тукландыру мәҗбүри түгел. Әгәр дә үсентенең яфраклары сыек яшел төстә һәм вак булса, формасы дөрес булмаса, ашлама кирәк дигән сүз. Иң яхшысы – ашламаны суда эретеп, үсентенең үзенә сибү. Моның өчен бүлмә гөлләре өчен сатыла торган сыек ашлама куллану отышлы.

Бүлмә температурасы көндез – 22-24, төнлә 15 градус (аннан да артык түгел) җылы булса дөрес. Кешеләр өчен 15 градус салкынча булырга мөмкин, ә үсентеләргә – юк. Бу температурада аның ботаклары сузыла башлый.

Чыныктыру да мөһим этап булып тора. Теплица яки ачык грунтта үсү шартлары башка, шуңа да үсентеләр аңа әзер булырга тиеш. Үсентеләрне даими рәвештә ачык һавага чыгара башлагыз. Әмма моны акрынлап, минутларны аз-азлап арттырып эшләү зарур. Иң беренче тапкыр җылы болытлы көндә 15 минутка балконга чыгарып куегыз. Аннары һәр көн акрынлап озаграк вакытка чыгарасыз. Балкон булмаса, тәрәзәне ачып тотыгыз. 

(«АиФ»)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading