Республика әйдаманы мөселман дини мәгарифенең Россия мөселманнарының традицион дини кыйммәтләренә нигезләнергә тиешлеген игътибарга алып әйтте.
- Болгар ислам академиясен үстерү зарур. Россия Президентының илебездә ислам дине мәктәбен торгызу буенча күрсәтмәсен гамәлгә ашыру өчен күп эшләргә кирәк әле, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Президенты Хакимиятенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үзенең чыгышын: “Россиядә ислам тирән тамырлы. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстандагы Болгар ислам академиясенә теләктәш”, - дип башлады.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә телим. Киңәшмәдә катнашучылар Болгар ислам академиясенең яхшы матди базасы белән танышып чыкты. Хәзер инфраструктураны һәм укыту программасын үстерү буенча эшлисе бар. Болгар ислам академиясен үстерүдә Россия төбәкләренең дә катнашуы зарур. Россия ислам дине традицияләрен үстерү, яшь буын дин әһелләренә тапшыру бик мөһим, - диде Сергей Кириенко.
Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов таныштырганча, академия 2017 елның 4 снтябрендә ачыла. Бүген биредә 122 кеше – 96 магистрант һәм 26 докторант белем ала. Укытуны Россия һәм чит илләр ислам дине белгечләре алып бара. Узган ел тәүге тапкыр алты ислам дине докторы укытып чыгарылды.
- Болгар ислам академиясен фәнни-мәгариф, ислам мирасы һәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, Бөтенроссия ислам китапханәсе итеп үстерү макста булып тора, - диде Данияр Абдрахманов.
Комментарийлар