16+

"Сез күргәннәр, кичергәннәр башка кабатланмасын..."

Әлки районы Алпар авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узды. Әлеге чара ел да уздырыла иде, әмма соңгы ике елда ул пандемия аркасында үткәрелмәде. Шуңа күрә быелгы чара аеруча көтеп алынган булды.

"Сез күргәннәр, кичергәннәр башка кабатланмасын..."

Әлки районы Алпар авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узды. Әлеге чара ел да уздырыла иде, әмма соңгы ике елда ул пандемия аркасында үткәрелмәде. Шуңа күрә быелгы чара аеруча көтеп алынган булды.

Иң элек Алпар зиратында әлеге авылга нигез салган Алпар бабайның каберенә һәйкәл куелды. Аннан соң Совет солдатына куелган һәйкәл янында тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар. Аларны Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов белән Алпар авылы җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов сәламләде.

“Сугыш кырында калган райондашларыбызга, бабаларыбызга, әтиләребезгә мәңгелек дан булсын. Сугыш чорында авыр хезмәт күрсәткән, тылда эшләгән ветераннарыбызга исәнлек-саулык телим. Сез күргәннәр, кичергәннәр башка беркайчан да кабатланмасын. Дөньяларыбыз тыныч булсын”, - диде Рәшит Билалов.

Мәктәп укучылары сугыш темасына шигырь сөйләде, җырлар башкарды. Чараның рәсми өлеше һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Аннан соң авыл халкы Мәдәният йортына концерт карарга рәхим итте. Бәйрәм концертында Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, күп кенә конкурслар җиңүчеләре Кәрим Галиев белән Рамил Мөхәммәтшин катнашты. Концертны Фидәрис Мортазин алып барды.

Бу концертны шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казанның “ПАТП №2” һәм “ПАТП №4” оешмалары җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Әхәт улы Мөхәммәтшин оештырды. Гомумән, аның әлеге авыл өчен башкарган хезмәте шактый. Авыл дип янып яши. Зиратны яңарту, яңа мәчет салдыру һәм башка күп санлы гамәлләр башкарган кеше ул. Үзе бик тыйнак, башкарган эшләре белән мактанып йөрергә яратмый. 

“Без – артист халкына төрле җитәкчеләр белән очрашырга туры килә. Әмма Альберт Әхәтович кебек әхлаклы, тәрбияле, акыллы, эшчән, тырыш кешеләрне күргәнем юк әле. Ул беркайчан да мөрәҗәгатебезне кире какмый, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Аның эшләгән игелекле гамәлләре бик күп. Моңа өстәп тыйнак та әле ул, эшләгән эшләре турында беркайчан да кычкырып сөйләп йөрми”, - ди Айгөл Бариева.

“Мин Алпарда тууым белән горурланам. Бөтен яшьлегем монда узды. Җәйләрен дәү әти белән бергә булдык. Ул мине утын ярырга, печән җыярга, абзар чистартырга өйрәтте. Бүгенге концертны сугыш ветераннарына, сугыштан кайткан һәм кайтмаган дәү әтиләргә багышладык. Бу эштә теләктәшлек күрсәткән артистларга рәхмәтемне белдерәм. Авылдашларыма исәнлек-саулык телим, сугышлар булмасын. Очрашулар тагын да насыйп булсын”, - диде Альберт Мөхәммәтшин. 

Алпар авылыннан 370 кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуларның 200дән артыгы сугыш кырында һәлак булган. Сугышка чакырылучылар арасында хәтта хатын-кызлар да булган. Бүгенге көндә Алпар авылында 10 тыл ветераны һәм 2 ветеранның тол хатыны яши. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур бәйрәм булган, молодцы! Монда Айгөлдән кала башка артистларның "Атказанган" исемнәре юкмыни һаман?!?!?!

    Мөһим

    loading