16+

Сез ялларны ничек уздырачаксыз?

4, 6 ноябрь көннәре сезнең өчен нинди бәйрәм?

Сез ялларны ничек уздырачаксыз?

4, 6 ноябрь көннәре сезнең өчен нинди бәйрәм?

Нәҗип Нәккаш, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Нинди бәйрәмнәр икәнен чамалыйм, әмма алар миндә горурлык хисе уятмый. Элек Октябрь бәйрәмен зурлап уздыра идек. 4 ноябрь – Бердәмлек көне. Тик кайда соң ул бердәмлек? Милләтне тупас рәвештә изү бара түгелме соң? Һич югы шушы бәйрәмнәр бердәмлекне саклап калырга ярдәм итсен иде. Бөтендөнья ирләр көненә килгәндә, хәзер һәр көннең исеме бар. Әмма ирләр көне кирәктер дип уйламыйм. Хатын-кызлар көне аңлашыла, тик ирләр болай да үзләре теләгәнчә яши. Нигә аларга бәйрәм? Аларны якларга кирәкми. Ялларымны иҗатка багышларга җыенам.

Алсу Фәррахова, студент:
– Октябрь бәйрәмнәре дип әйтә иде әниләр. Ни өчен аның ноябрьдә уздырылганын гына аңламыйм. Бәйрәмнәр күп булгач, буталып бетәсең. Мин авылга әнием янына кайтачакмын. Быел Казанга медицина училищесына укырга кердем. Авылны сагынам. Шуңа да һәр бәйрәм – минем өчен авылга кайту, әнине күрү мөмкинлеге.

Диләрә Илалетдинова, җырчы:
– Дөресен әйтәм, нинди бәйрәмнәр хөрмәтенә ял иткәнебезне белмим. Татарстан Конституциясен бәйрәм итәбез бугай. Ноябрь бәйрәмнәре халыкта ниндидер ватанпәрвәрлек хисе уятадыр дип тә уйламыйм. Иң мөһиме: алар кешегә ял итү мөмкинлеге бирә. Ә ноябрь ялларында гадәттәгечә эшләячәкбез. Концертлар планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading