16+

Сездә бәрәңге караклары юкмы?

Соңгы көннәрдә мессенджерларда, социаль челтәрләрдә бакчадан бәрәңге яки кишер, чөгендер урлаучы урман әрләннәре турындагы видеолар таралды. Алар бигрәк тә бәрәңгене үз итә икән.

Соңгы көннәрдә мессенджерларда, социаль челтәрләрдә бакчадан бәрәңге яки кишер, чөгендер урлаучы урман әрләннәре турындагы видеолар таралды. Алар бигрәк тә бәрәңгене үз итә икән.

Икенче төрле карбыш дип аталган әлеге кимерүче хайваннарның саны быел кискен артып киткәнме, әллә бәрәңге уңышын белеп алып, безгә дә өлеш чыгар әле дип ияләшкәннәрме?

Казан читендә урнашкан бер бакчачылык ширкәтендә дә зарланалар көтелмәгән кунаклардан. Карбышлар килеп, яшелчәләрен кисеп алып китәләр икән. Шуның өстенә түтәлләрне дә пыран-заран китергәннәр. Сания Закирова, мондый хәлне беренче күрүем, ди. Ә күршесе иртән әрләнне күреп тә калган. Үзе чем-кара, колак очлары ак төстә булган хайван бик тиз качкан. Интернеттан эзләнгәч, аның карбыш булуын ачыкладык, ди ул.

Балык Бистәсе районының Масловка авылында яшәүче Мәэмүнә Моталлапованың бакчасындагы уңышын гына түгел, баздагысын да харап иткән булганнар. Баздагы бәрәңге, кишерләрен ашап бетергәннәр, ди.
Урман әрләннәре нишләп нәкъ менә быел активлашкан дигән сорау белән, без Казан университетының Зоология музее директоры Александр Беляевка мөрәҗәгать иттек.

– Алар элек тә бар иде, хәзер дә бар. Казанның Дәрвишләр бистәсендә, Нагорныйда, Семиозерка авылында 20 еллап бар инде алар. Шул бакча уңышын юк итүләреннән тыш, кешеләргә әллә ни куркынычы юк, – ди ул.
Үзенә кагылмасаң, тешләми дә, ташланмый да икән. Ә бәрәңгене, башка яшелчәләрне ул кышка запас өчен ташып яшерә, ди. Кышка унар килограмм запас әзерләп куялар икән бу әрсез җәнлекләр.

Карбыш – әрләннәр семья­лыгының иң зур вәкиле. Аның гәүдә озынлыгы – 34, койрыгы 8 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Яшелчәләрдән тыш, бөртекле культураларны да яратып ашыйлар. Шуңа алар басу-кырларда оя казып яши. Ә менә өй, бакча тирәсенә ияләшсәләр, капкын куеп кына котылып була ди үзләреннән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading