16+

Сезгә дә шалтыратырлар, сак булыгыз

Бу дүшәмбедә илбашы Владимир Владимирович Путинның икътисад мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә фатирлы булуның льготалы шартларын халыкка тагын да якынайту турындагы тәкъдимен ишеттем.

Сезгә дә шалтыратырлар, сак булыгыз

Бу дүшәмбедә илбашы Владимир Владимирович Путинның икътисад мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә фатирлы булуның льготалы шартларын халыкка тагын да якынайту турындагы тәкъдимен ишеттем.

Ишеттем дә, уйга калдым... Хәтерлим, хөкүмәтебезнең узган елгы льготалы ипотека инициативасы, ставкаларны 0,8-1 процентка төшерү белән, фатир бәяләрен, бармак шартлатканчы, 15-20%ка күккә күтәреп тә куйган иде.

Татарстанда да фатир бәяләре узган ел сизелерлек үсте, ул вакытта вазгыять ялкынына пандемия дә май сипте, анысы. Хәзер торак базары бераз тынычланды, бәяләр стабильләште, ләкин төшмәде. Төшмәячәк тә. Өстәге яңалыкның эчтәлеген укып белешкәннән соң, куркуларым урынсыз булырга охшый, дигән нәтиҗәгә килдем. Льготалы ипотеканың яңа шартлары балалы гаиләләргә адресланган булуны күреп, ил агалары һәм апаларының хаталар өстендә эш алып баруларына чын күңелемнән ышанасым килде. Аңлатам. Яңа инициатива (әлегә канун түгел, тик, шулай да...) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатларында әзерләнергә тиеш. Алай булган очракта, реаль ярдәм чыннан да мохтаҗларга, шул исәптән, яшәү шартлары аркасында үрчергә курыккан гаиләләргә багышлана, булса кирәк.

Бирсен Ходай! Тик кредит ставкасын киметеп түгел, фатир бәясен төшереп ярдәм итсәләр, бәянең бер өлешен өсләренә алып күтәрсәләр, минемчә, яхшырак булыр иде. Булыр иде... Сүз уңаеннан. Ипотека түләүчеләрдән ялганлап акча савуның яңа ысуллары турында РИА “Новости” кисәтте. Эш болайрак... Хәрәмләшү осталары сезнең телефонга шалтыратып, ипотеканың чираттагы түләве якынлашуы турында “сөенче алалар”. Ләкин, сез түлисе банкның реквизитлары көтмәгәндә үзгәреп куйганлыгын хәбәр итәләр. Акчагызның “дөрес юлдан” китмәгән очрагындагы штрафлар белән дә куркытып алганнан соң, телефоныгызга, кереп “яңа реквизитлар” буенча акча күчерү өчен, сылтама җибәрәләр. Андый сылтамалар буенча акча күчергән кешеләр шактый җыела башлаган. Сезгә дә шалтыратырлар, сак булыгыз.

Керемнәр турында. Югарыда телгә алган яңалык агентлыгы ипотеканы штрафларсыз түләп бару өчен кирәкле керем күләме турында да уйланып алган бит әле. Сораштырган, тикшергән, тапкан һәм ачыклаган: Россия буйлап уртача хезмәт хакы 45-50 мең сум. Сөендерә алмыйм – мондый керем белән Мәскәүдә фатир ала алмаячаксыз. Мәскәүдә (башкала читендә – иң арзанлы фатир, дип аңлыйм) ипотека колы булу өчен, кимендә 120 мең сум гаилә кереме җитә, дип уйлый ЦИАН мәгълүматларына нигезләнүче шул ук РИА “Новости”.

Россиянең бүтән күпчелек шәһәрләрендә әҗәткә фатирлы булу өчен 100 мең дә җитә, дип фаразлана, ә үзебезнең Казан каласында ипотекага фатир алу өчен кеше башына 51000-68000 сум керем кирәк, диләр шул ук агентлык хезмәткәрләре. Ә сез йорт салуга ипотека барлыгын белә идегезме? Ә 3 процентлы “Авыл ипотекасы” турында ишеткәнегез бармы?.. Белмәсәгез – белерсез. Киләсе атнага, мүкләп-чутлап, бергәләп йорт та салып карарбыз. Ватан сакчылары көне бит. Ни әйтсәң дә, агач утырту, малай тудыр(т)у, йорт салу бурычын беркем дә безнең өстән алмас...

Якынлашучы бәйрәм белән, егетләр! Үзегезгә шушы бер атна эчендә бары тик яхшы яңалыклар гына килүен теләп калучы, мин, Әмир Исламов, диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading