16+

Әсгать Сәфәров: "Журналистның игътибарсызлыгы зыян салырга мөмкин"

“Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Сәфәров журналистларның эчшәнлеге турында да фикерләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, журналист һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш, чөнки игътибарсызлык аркасында фейк таралырга мөмкин.

“2021 ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Аларны яктыру, халыкка җиткерү эшләре югары дәрәҗәдә башкарылды. Бигрәк тә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның юбилеен яктыру эше буенча бик күп материал дөнья күрде. Моның өчен журналистларга ихлас күңелдән рәхмәт җиткерәм”, - диде ул.

Сәфәров журналистларның эчшәнлеге турында да фикерләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, журналист һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш, чөнки игътибарсызлык аркасында фейк таралырга мөмкин. “Журналист үзе җиткергән белешмәләрнең дөреслеге өчен җаваплы. Теләсә нинди ялгыш аңлатма, хата яки игътибарсызлык фейк тудыра һәм кемгәдер зыян сала ала”, - ди ул.

Ул балалар, аларны тәрбияләү, татар теленә өйрәтү темасына да тукталды. “ММЧның мөһим бер аудиториясе – балалар. Аларны без кызыклы һәм файдалы мәгълүмат аша тәрбияләргә тиеш. Бу юнәлештә “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел” журналларын берләштергән “Татмедиа Junior” проекты, “Шаян ТВ” телеканалы уңышлы гына эшләп килә. Алар ярдәме белән сабыйлар татар телендә аралаша ала”, - диде Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук илкүләм проектлар, программаларны яктырту белән беррәттән, игътибар үзәгендә һәрвакыт кешеләр булганын искәртте. “Вакыйгаларга, казанышларга гына түгел, кешеләргә күбрәк игътибар бирү мөһим. Халык хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә, республика дәрәҗәсе арта, республика абруйлы кешеләргә бай — җәмәгатьчелек вәкилләре, спортчылар, галимнәр, башка өлкә белгечләре. Алар безнең өчен үрнәк булып тора, ул шәхесләр турында язарга кирәк, алар моңа лаек”, - ди  ТР Президент Аппараты җитәкчесе.

Утырыш соңында Әсгать Сәфәров кайбер редакция хезмәткәрләрен фикадарь казанышлары өчен бүләкләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading