16+

Сәгатьләр айболиты

Белгечлеге буенча мал табибы Ренат Шәрипов хәзер сәгать дәвалаучыга әйләнгән. Ул инде өч еллап бушка сәгатьләр төзәтә. Күптән ватык, борынгы сәгатьләргә дә яңа сулыш өрә. Өендә 80ләп сәгать бар.

Сәгатьләр айболиты

Белгечлеге буенча мал табибы Ренат Шәрипов хәзер сәгать дәвалаучыга әйләнгән. Ул инде өч еллап бушка сәгатьләр төзәтә. Күптән ватык, борынгы сәгатьләргә дә яңа сулыш өрә. Өендә 80ләп сәгать бар.

Нәсел тамырлары Татарстаннан булса да, Ренат абый, хатыны Һәдия апа, тумышлары белән, Үзбәкстанның Бохара шәһәреннән. Яшел Үзәнгә күченеп кайтканнарына – 14 ел. Сәгать чире Үзбәкстанда яшәгәндә үк йоккан.

– 1974 елны туебызга туганнар бер сәгать бүләк иткәннәр иде. Ул күпмедер эшләде дә туктады, нәрсә булды икән дип ачып карадым, өйрәндем һәм төзәттем, шуннан сәгатьләргә мәхәббәт уянды, – дип искә ала Ренат абый.

Ул сәгать бүген дә эшли. Сәгатьнең телендә Ренат абый белән Һәдия апаның туй фотосы тора. Шәриповларның бергә гомер итүләренә быел 44 ел икән инде, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Биш оныклары үсеп килә. Берсе, Яшел Үзән мәктәбендә Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырып, республикада да танылган.

Ренат абый – тәҗрибәле мал табибы. Ул үз методикасын тасвирлаган, эшендәге кызыклы вакыйгаларга нигезләнгән китап та бастырган. Һәдия апа җиде ел мәдрәсәгә йөри. Яшел Үзәндә мәчетләрнең күп булуына сөенә. Иренә соклана да, гаҗәпләнә дә.

– Район газетасына, сәгатьләр җыям, дип игълан биргәч, кешеләр озак еллар сарайда, чормада яткан тузанлы сәгатьләрне дә китерә башладылар. Ренат аларны ваннада юа, киптерә, чистарта, лаклый, төзәтә. Кайбер кешеләр сәгатьләрен кире алып китә, кемдер калдыра. Барысын да ирем бушка эшли, – ди Һәдия апа.

Ул: «Кеше пычрагын өйгә ташыйсың», – дип, ирен ачуланып та караган. Аннары килешкән...

Һәр сәгать турында Ренат абый озаклап сөйли ала. Ул алар белән сөйләшә, һәрберсен сыйпый, матур исемнәр белән атый. Әнә күбәләк сәгате, стенадагысы – әнисе истәлеге. Фатирда һәр бүлмәдә берничә сәгать, һәрберсе үзенчә текелди алар. Күке кычкырганы, «даң-доң» суга торганы да бар.

Ул Яшел Үзән музеендагы сәгатьләрне дә төзәтеп чыккан. Анда 1893 елгы сәгатьне дә рәткә китерергә туры килгән аңа. Ә үз коллекциясендә иң борынгы сәгать 1942 елгы. Сәгатьләрдән тыш Ренат Шәрипов тимер акчалар җыя. Яшел Үзәндәге читтән кайткан Ветераннар советын да җитәкли. Үзе дә журналисттан ким түгел, район газетасына язмалар әзерли, һәр вакыйганы видеога, фотога төшереп бара. Быел бер танышы – хәрби, 62 яшьлек Александр Мироновның шикәр диабеты аркасында аяксыз калуын белгәч, аңа ярдәм итәргә алынган. 50 сәгатен сатып, инвалид арбасы алып биргән. Киләчәктә сәгатьләре хәйрия эшендә күбрәк ярдәм итсен дип тели. Васильево бистәсендәге эт һәм мәчеләр приютына, Анжела Вавилова исемендәге фондка ярдәм итәргә ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading