Депресняк. Курку. Бер-береңне яратмау. Хәлсезлек. Хәбәрләргә негатив мөнәсәбәт... Кешелек дөньясын әнә шундый халәт биләп алды Әйе, катлаулы бер чорда яшибез. Бер-ике ел коронавирус эпидемиясен авыр кичердек, хәзер дөньядагы вазгыятькә бәйле “соры” бер заманда гомер кичерәбез.
Скопировать ссылку
Депресняк. Курку. Бер-береңне яратмау. Хәлсезлек. Хәбәрләргә негатив мөнәсәбәт... Кешелек дөньясын әнә шундый халәт биләп алды Әйе, катлаулы бер чорда яшибез. Бер-ике ел коронавирус эпидемиясен авыр кичердек, хәзер дөньядагы вазгыятькә бәйле “соры” бер заманда гомер кичерәбез.
Тырышабыз анысы, яшәргә, кредитлар алырга, кредитлар түләргә, өстәмә акча эшләргә. Елмаерга да тырышабыз, бәйрәм итеп, аз-маз дуслар белән сирәк кенә очрашып, концертларга, театрларга йөреп... Тик бар да ничектер ясалма чыга кебек. Юк, ясалма да түгелдер бәлки, әнә шул елмаю артында барыбер ниндидер төшенкелек ята.
Әйләнә-тирәмдәге иң якын кешеләремне күзәтәм. Берәү хезмәт хакы алды әнә. Алган көнне үк башта кредитының бер өлешен түли (әлбәттә, хезмәт хакының яртысыннан артыграгын), аннан узган айда алган бурычларын кайтара. Балаларын кибеткә яки берәр кафега алып бара да, калган акчасын тиенләп тота башлый. Җитми. Тагын бурычка сорап тора. Тагын шул ук боҗра. Әлбәттә, көн дәвамында, атна, ай дәвамында елмаеп йөри алмый андый кеше. Елмаерга тырышса да. Хәтта социаль челтәрләренә елмаеп төшкән фотосында да күзләре моңсу, карашы моннан 3-4 ел элек булган кебек түгел. Ярый әле ире бар, ярый әле әти-әнисе исән-сау, ярый әле балалары янында. Көтмәгәндә генә килеп чыккан өстәмә чыгымнары да бар бит әле аның, заразы.
Әйе, эчтән дә, тыштан да күбрәк сүгенә башладык. Күрше әнә гел сүгенә соңгы вакытларда. Башта әтисе белән бертуган апасы коронавирустан үлеп китте. Биреште, төшенкелеккә бирелде күршекәем. Сала башлады. Салган килеш машинага бәрелде. “Права”сын да алдылар, штраф та салдылар, теге машина хуҗасына әҗәтле дә булып калды. Хатыны, бер баласын ияртеп, өеннән чыгып китте. Сентябрь ахырында энесе өлешчә мобилизациягә эләкте. Әнисе урын өстенә егылды. Сүгенә дә, сүгенә хәзер күршекәем. Ярый салуын туктатты. Бәхеткәе бар бугай бераз – эшендә күтәргәннәр әле, “5 меңгә күбрәк түлиләр хәзер”, – ди. Хатыны гына ышанмады, рәсми аерылышты.
Тагын бер танышым бар. Тормышта урын таба алмый азаплана. Эшләгән хезмәтенә дә, алган хезмәт хакына да, дусларыннан, башкасыннан да канәгать түгел. Булганына гына канәгать булмыйча, югарыракка омтылу, яхшырак яшәргә тырышу – начар сыйфат түгел дә бит. Үсешкә омтыла, күбрәк акча эшләргә тырыша дип, мин дә сокланып карый идем үзенә. Ләкин аның да гел шул бер боҗра. Бер җирдә эшләп карый да, тагын элеккеге урынына кайта, үзенә генә эшләп карый да, тагын бюджет өлкәсенә килеп керә. Янә укыйм, өйрәнәм әле дип башлый да, янә элеккеге эш бирүчесе янына килә.
Самими бала чакка кайтасы иде, ди кайберәүләр. Матур чаклар иде, сүз дә юк. Интернет юк, минут саен ниндидер начар хәбәрләр килеп тормый. Ә менә бүгенге бала чагаларга көнләшмим. Алар да борчуда. Алар да күп нәрсәне аңлый, күрә, белә. Аларда да төшенкелек.
Комментарийлар