16+

 Шагыйрь  кичәсе - сабакташлар очрашуы

  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби музыкаль кичә узды.

 Шагыйрь  кичәсе - сабакташлар очрашуы

  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби музыкаль кичә узды.

Кичәнең инсценировка авторы драматург Рәдиф Сәгъди, режиссеры Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов кичәне бик мәгънәле итеп оештырганнар. Башта шагыйрь белән иблис бәхәсен күзәттек. Анда заманыбыз мәсьәләләре: тел, милләт турындагы борчулар күтәрелде. Аннары аның моннан утыз ел элек иҗат ителгән "Кыргын" хикәясен сәхнәләштергәннәр. Бу әсәр шагыйрьнең алдан күрүчәнлеге, пәйгамбәрлеге турында сөйли, кабиләгә килгән үләт афәтен сурәтли. Бүгенге безнең чорга бик тә аваздаш булганга тамашачы аны тын да алмый карады. Күпләрнең, хәтта авторның үзенең дә күзләрендә яшь иде.

Ләис Зөлкарнәй  безнең 1093 төркемнән. Казан дәүләт университетының филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә биш ел бергә укыдык. Шуңа да без, сабакташлары, аның бу тормыш бәйрәменә багышланган  кичәсенә булдыра алганнар барыбыз да килергә тырыштык. Мөгаллимә кызларыбыз Халидә белән Розалия Казан арты районнарындагы  авыллардан ук килеп җиттеләр.

Казандагылар да кушылгач, Ләиснең үзе белән унау булдык төркемдәшләр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Раил Зәйдулла да безнеке. Ул сабакташы каләмдәше Ләиснең кичәсен оештыруда башлап йөрде. Күптән түгел генә үзнекен дә бәйрәм итткән иде. нинди мәшәкатьле икәнне яхшы белә.  Шулай итеп, шагыйрьнең  гомер бәйрәме без, сабакташларын яшьлек дуслары белән дә очраштырды.

Ләис Зөлкарнәй чын шагыйрь булуын тагын бер тапкыр  исбатлады.  Инде ничә еллар мәкерле чир  илһам канатларын  бәйләп куярга, кулыннан каләмен алып атарга тырышса да,  ул ялкынланып иҗат итә. Күптән түгел генә яңа китабы да дөнья күрде һәм укучы аны  яртырга да өлгерде. Шуңа да шагыйрьнең фидакарь хезмәтен тамашачы  кичә буе көчле алкышлар белән бәяләде. Ә без сабакташыбыз Ләис өчен горурланып-сөенеп һәм исәнлек-саулык теләп утырдык.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading