16+

Шамил Садыйков «Татмедиа»ның иң уңышлы проектлары хакында тәҗрибә уртаклашты

Сочида уза торган «Вся Россия – 2022» медиафорумында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков мастер-класс уздырды. Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән таныштырды. «Татмедиа» – Россиядә беренче төбәк медиахолдингы, аңа хәзер 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал, 14 радиоканал, гомуми язылучылары 3,7 млн булган 350 социаль челтәр аккаунты керә, барлыгы 1500 хезмәткәр эшли.

Шамил Садыйков «Татмедиа»ның иң уңышлы проектлары хакында тәҗрибә уртаклашты

Сочида уза торган «Вся Россия – 2022» медиафорумында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков мастер-класс уздырды. Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән таныштырды. «Татмедиа» – Россиядә беренче төбәк медиахолдингы, аңа хәзер 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал, 14 радиоканал, гомуми язылучылары 3,7 млн булган 350 социаль челтәр аккаунты керә, барлыгы 1500 хезмәткәр эшли.

Шамил Садыйков «Татмедиа»ның иң уңышлы проектлары хакында тәҗрибә уртаклашты. Иң башта ул телеграм-каналлар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта мәгълүмати кырны телеграм-каналлар формалаштыра. Шул сәбәпле, «Татмедиа» басмаларындагы һәр проект бу мессенджерны исәпкә алып оештырыла. «Проектны булдырганда, иң башта ул телеграмда була дип уйлап эш йөртәбез», - диде ул.

Садыйковның телеграм-каналда укучыларны ничек арттырырга дигән киңәшләре зур кызыксыну уятты. «Репостлар белән генә укучы арттырып булмый, шуңа күрә без һәр язмадан соң телеграмга язылырга чакырабыз һәм ВКонтактега телеграмга чакырып постлар урнаштырабыз», - диде ул. «Татмедиа» басмаларының телеграм-каналлары 110 меңнән артып киткән, ә татар басмаларыннан иң күп укучылар «Шәһри Казан» газетасында (8 мең) һәм Интертатта (5 мең).

«Татмедиа»ның тагын бер уңышлы проекты – балалар өчен медиапроектлар һәм балалар журналларын сату. «Балаларны, яшьләрне нәрсә дә булса укыту өчен без аларны кечкенәдән әзерли башлыйбыз. «Салаватиклар» видеопроекты шул максаттан булдырылды. Балалар җырларны башкара, шуларны карап үскән балалар туган телдән аерылмый», - дип сөйләде Садыйков. Ул проектның шул дәрәҗәдә уңышлыга әйләнүен – хәтта «салаватиклар»ның концертлар билет сатып, залларда куя башлаганын сөйләде.

Шамил Садыйков балалар журналларын маркетплейстларда һәм вендинг аппаратлары аша сатылганын сөйләде. Мордовия журналистлары, почта хезмәте начар эшләгән чорда бу алымны үзләре өчен бик кызыклы дип тапканнарын әйттеләр һәм бу тәҗрибәне куллану өчен өйрәнәчәкләрен әйттеләр.

«Снег Медиа» проекты – видеодагы сторителлинг, ягъни язмышлар. Шамил Садыйков бу юнәлешнең «онытылган иске юнәлеш» булуын әйтте. «Совет журналистикасында очерк жанры бик популяр иде, чөнки үзәктә кеше язмышы», - диде ул.

«Снег Медиа» проектының авторы Равил Мукменов бу проект белән тулырак таныштырды. Ул Россия журналистлар берлеге уздырган иң яхшы журналистик проектлар бәйгесендә беренче урын алып, Сочида узган медиафорумда диплом һәм статуэтка белән бүләкләнүен әйтте. Аның бу видеопроектны айфонга гына төшерүе, үзенең үк оператор да, журналист та, монтаж ясаучы да булуы тыңлаучыларны гаҗәпкә дә калдырды. Якутиядән килгән журналистлар видеопроектлар өчен гадәттә оператор да, монтажер да кирәк булуы күп проектларга киртә куюын әйтте һәм Мукменовның бу тәҗрибәсен кулланачагын искәртте.

Шамил Садыйков шулай ук «Китап» радиосы һәм Ютубтагы күпсанлы видеопроектлар белән дә таныштырды. Түбән Новгород журналисты бүгенге шартларда төбәк телеканалларына ничек эшләргә дигән соравына җавап табуын әйтте.

Медиапроектларны тәкъдим итеп, Шамил Садыйков басма матбугатны да сакларга кирәк икәнен белеп эшләүне әйтте. «Матбугат – дәүләтнең социаль миссиясе. Хастаханә, мәктәп салган кебек үк, газета-журнал укучылар өчен матбугатны саклап калу - дәүләт өчен бурыч. Без шулай икәнен дәүләткә җиткерергә телибез», - диде ул. Шамил Садыйковның чыгышын Россиянең төрле төбәкләреннән килгән журналистлар көчле алкышлар белән бәяләде. 

Шамил Садыйковның чыгышын «Татар-информ» аккаунтында туры эфирда карарга мөмкин. 

Рәмис Латыйпов
«Татар Информ»
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading