Шәһри Казан

Шаронов урынына - Слуцкий?

Җитмәсә, күптән түгел генә Слуцкий Голландиянең "Витесс" командасыннан китеп барды. Аңа кадәр ул Англиядә эшләп алды. Әлеге рәсем астына "Рубин" "Тиздән" дип язу да урнаштырган.

Хәбәр иткәнебезчә, бүген "Рубин" футбол клубы Роман Шаронов җитәкчелегендәге тренерлар штабы белән килешүгә нокта куйды.

Әлеге хәбәр барлыкка килү белән, җәмәгатьчелек яңа баш тренер кандидатурасы буенча "баш вата" башлады. "Рубин" исә яңа тренерга киная беләнме, әллә инде башка рәсем таба алмыйчамы, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә селкенеп торган кәнәфи урнаштырды. Мәгълүмат чараларында исә казанлылар Леонид Слуцкий белән килешү төзергә мөмкин дигән вариант барлыкка килде. Рәсми булмаган чараларда Слуцкийный "Рубин" һәм Татарстан җитәкчелеге белән очрашуы турында да әйтелә.

Реклама

Билгеле булганча, ЦСКА һәм Россия җыелма командаларының элеккеге баш тренеры Леонид Слуцкий, үз командалары мәйданда уйнаганда, нәкъ менә шул рәвешле селкенеп утыра. Җитмәсә, күптән түгел генә Слуцкий Голландиянең "Витесс" командасыннан китеп барды. Аңа кадәр ул Англиядә эшләп алды.

Әлеге рәсем астына "Рубин" "Тиздән" дип язу да урнаштырган. Кем белә, бәлки командага баш тренер итеп чыннан да Леонид Слуцкий билгеләнер...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: