16+

«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

Иң шәп бала буласыгыз киләме? Алайса зәңгәр экраннар аша “ШАЯН ТВ” телеканалы белән дуслашырга ашыгыгыз! Тәүлек буе эшли торган балалар телеканалы 2018 елның 12 ноябрендә үз эшен башлап җибәрде.

«ШАЯН ТВ» туган телне сакларга ярдәм итә

Иң шәп бала буласыгыз киләме? Алайса зәңгәр экраннар аша “ШАЯН ТВ” телеканалы белән дуслашырга ашыгыгыз! Тәүлек буе эшли торган балалар телеканалы 2018 елның 12 ноябрендә үз эшен башлап җибәрде.

Татарстан җөмһүрияте Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар каналы ачу идеясен хуплап, аны тормышка ашыруга зур өлеш кертте. Аның ярдәме белән татар сабыйлары үз туган телләрендә тапшырулар карап, бу эштә катнашу бәхетенә дә ия булды. Каналның рәсми ачылышында катнашкан президентыбыз, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты, хезмәткәрләр һәм яшь алып баручылар белән аралашты. 15 ел эшләү дәверендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Яшь ТНВ» балалар һәм яшьләр иҗат коллективы оешты. Ул төрле жанрларда татар телендә тапшырулар әзерләп килде. Сәләтле балалар күп кенә телепроектларны әзерләүдә зур өлеш кертте. Аларны тамашачылар да яратып карады, профессионаллар да югары бәя бирде.

Менә хәзер инде әлеге коллектив үзе мөстәкыйль канал булып үсеп җитте. Ул нәни тамашачыларны танып белү, белем бирү һәм күңел ачу программалары, уен-шоулары һәм викториналар, шулай ук иң яхшы мультипликацион фильмнар, дөньякүләм дәрәҗәдәге шедеврлар – фәнни-популяр, документаль һәм сәнгать жанрлары белән сөендерә. Иң әһәмиятлесе – тапшырулар бары тик татар телендә генә бара. ““ШАЯН ТВ” – мөһим проектларның берсе. Бу канал татар телевидениесе өлкәсендә бик кирәкле һәм отышлы адым. Балалар, яшүсмерләр, хәтта өлкән буын вәкилләрендә дә ул кызыксыну уятты. Чөнки контенты үзгә!” – дип фикерләре белән уртаклашты “ШАЯН ТВ” каналы башкарма директоры, баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова. “ШАЯН ТВ”ның балалар тапшыруларын әзерләүдә КФУның белем бирү һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчесе, Россия Фәннәр академисяе академигы, педагогик фәннәр докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге эксперт төркем дә катнаша.

Каналның төп герое – шук һәм кызыксынучан малай Шаян. Дуслары – үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай. Алар шулай ук балалар журналлары, буягычлар, электрон уеннар геройларына да әверелә.
 
Канал SMART TV, Триколор ТВ, Таттелеком, МТС, Дом.ру, Шаян.ру сайты һәм гаджетларда “ШАЯН” мобиль кушымтасы аша трансляцияләнә. Канал ачылган көнне үк үз эшен башлап җибәргән сайт башкалардан шаянлыгы белән аерылып тора. Ул аңлаешлы, яшьләр телендә, балалар өчен яраклаштырылып ясалган. Монда, “ШАЯН ТВ” каналының геройлары аралаша, диолаглар алып бара. Шул ук вакытта Шаян белән Биби сайлаган җырларны тыңлап ләззәтләнергә мөмкин. Шаян махсус “тимә” дигән төймә ясаган, анда басарга ярамый! Ни өчен икәнен сайтка кереп карагач белә аласыз. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы яки браузерларда “шаянтв.рф” дип язып табып була. “ШАЯН ТВ” каналын зәңгәр экраннар аша гына түгел, ә юлда смартфоннардан да карарга мөмкин. Сайт аша каналның социаль челтәрләрдәге рәсми битләренә күчү, майлдан хат юллау эшне җиңеләйтә. Мәгълүматны шулай ук рус һәм инглиз телләрендә дә алырга мөмкин.

Балалар һәм яшүсмерләрнең яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тотып, тапшырулар 15 яшькә кадәр балалар өчен дип әзерләнелә. «Бергәләп өйрәник» – уен рәвешендә җиңел генә татар теленә өйрәтә торган тапшыру. Максаты – балаларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуын активлаштыру. “Кичке әкиятләр” балаларны дөньядагы иң яхшы әкиятләр белән таныштыра, балаларга яхшы белән яманны аерырга өйрәтә. “Акыл батл” дигән интеллектуаль уен акыл эшчәнлеген, мантыйкый фикерләүне үстерергә ярдәм итә. “Җырлы SELFIE” тапшыруының максаты исә – гаджетлар ярдәмендә популяр татар җырларын өйрәнү. «Уймак» уенында физик активлык белән беррәттән эрудиция һәм зиһенлелек тикшерелә. “Шома бас”та һәр чыгарылыш саен яшь тамашачыларга зур горурлык белән халык, стильле һәм эстрада биюләрен башкара торган бию коллективлары тәкъдим ителә.

“ШАЯН ТВ” шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы виртуаль, фәнни-популяр һәм сәнгать фильмнары белән дә үз караучыларын сөендерә.
 “Сер түгел, замана балалары барысы да тумыштан ук телефон-планшетлардан, телевизордан мультфильмнар йотлыгып карый. Русча сүзләрне дә шуннан эләктереп, русча сөйләшә башлыйлар. Көне буе татар телендә эшләп килгән телеканалдан татарча мультиклар, фильмнар карау, әлбәттә, телебезгә карата тагын да зур кызыксыну уятыр. Шуңа күрә безнең максат татарча мохит булдыру. Канал әти-әниләргә дә ярдәмгә киләчәк, билгеле. Күптәнге хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Без – тапшыруларны туган телдә карап үскән балалар. Шуңа күрә “ШАЯН ТВ”ны яратып караган балалар да татарча рәхәтләнеп аралашып үсәрләр дип өметләнәм. Безгә үз эшенең чын осталары ярдәм итә. Тәрҗемәчеләр – тел һәм әдәбият белгечләре. Текстлар татар менталитетын чагылдырсын дип тырышабыз. Тавышландыручылар исә, артистлар, балалар үзләре”, – диде “ШАЯН-дубль студиясе” җитәкчесе Роза Әдиятуллина.

Каналның партнерлары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның мәгарифне үстерү институты, ТР мәдәният министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һ.б. Контент әзерләү буенча студия-партнерлар: ТР балалар анимацион студиясе: “Татармультфильм”, “Аксу” һ.б.
“Бу – безнең телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда яңа баскыч, шактый зур алгарыш. Балаларыбызга бу бик кирәк. Телебезне киләчәк буынга тапшыру өчен, бу җиңел формат ярдәмгә киләчәк. Мин дә, мәсәлән, оныкларым белән утырып бу каналны карыйм. Тәүлек буе эшли башлагач, теләгән вакытта ачып карау мөмкинлеге дә бар. Мондый программалар бүгенге көндә бик актуаль”, – дип канал хезмәткәрләренә, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре җиткерде Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казандагы филиал ректоры, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Рәхимҗан улы Сәләхов.

Без үзебезгә “әгәр телне саклау мөмкинлеге бар икән, ул сакланган булырга тиеш” дибез. Телебезне ни дәрәҗәдә саклыйбыз,шулкадәр халкыбызны да саклыйбыз. Бүгенге көндә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме – эшләр өчен зур теләк бар. Телевидение тарихында беренче татарча балалар каналын үстерергә теләүче, янып торучы яшьләр бар!

 

                                                           Динара Миникаева

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading