16+

Шөкер, “Изге Болгар җыены” быел уздырыла

5 июнь көнне Изге Болгар җирендә зур җыен узачак. Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә багышланган әлеге чара 1989 елдан башлап уздырыла. Дөрес, барлык дин әһелләрен берләштергән очрашу узган ел пандемиягә бәйле уздырылмады. Быел исә оештыручылар 35-40 мең тирәсе кунак көтелүен хәбәр итә.

Шөкер, “Изге Болгар җыены” быел уздырыла

5 июнь көнне Изге Болгар җирендә зур җыен узачак. Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә багышланган әлеге чара 1989 елдан башлап уздырыла. Дөрес, барлык дин әһелләрен берләштергән очрашу узган ел пандемиягә бәйле уздырылмады. Быел исә оештыручылар 35-40 мең тирәсе кунак көтелүен хәбәр итә.

“Изге Болгар җыены” фестивале Россия төбәкләрендә яшәүче мөселманнарны берләштерүче зур вакыйга буларак кабул ителә. Гадәттәгечә Болгарга кунаклар кичке якта ук кунарга килә. Иртәнге 8 үк бәйрәм чаралары башланып китә. Коръән уку, дини җырлар һәм мөнәҗәтләр башкару да концерт программасына кертелгән. Бер үк вакытта татарча көрәш буенча финал ярышлары уздырылачак.

Шулай ук гарәп каллиграфия үрнәкләре белән танышу, язарга өйрәнү буенча мастер класслар уздыру да күздә тотыла. Кече манара янында тәүбә намазы, мәчеттә өйлә намазы уку планлаштырыла. Биредә татар гамәли сәнгать эшләнмәләре, хәләл ризыклар белән сату да оештырылачак. Җыенда шулай ук “Бөтенроссия дин әһелләре” форумына 72 төбәктән килгән 1200 делегат та катнашачак. Чакырылган кунаклар арасында Россия төбәкләреннән тыш чит ил мөфтиятләре вәкилләре дә бар.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, бу татар мөселманнарын берләштерүче зур чара. Җыенның татар телен гамәли кулланышка кертүендә өлеше хисапсыз зур. Шул ук мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә алып бару, мәдрәсәләрдәге уку программаларын камилләштерү, гомумән, берләштерү өчен дә бик мөһим эш бу. “11 ел дәвамында уздырылуның сәбәбе – төбәкләрдәге төрле мөселман дини оешмаларын бергә туплый алдык. Елдан ел элемтәләрне ныгыттык. Укыту программаларын берләштердек. Бу начарлыктан саклану өчен дә кирәк иде. Татар оешмалары белән элемтәдә торган имамнар белән дә эшлибез”, – сөйли Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 еллык билгеләп үтеләчәк. Быелгы вакыйга шул чарага бер әзерлек булачак.

Җыенга махсус автобуслар йөртү каралмаган. Һәркем үз җае белән киләчәк. Шул ук вакытта җирле мөхтәсибәтләр мөселманнар өчен автобус әзерләячәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading