16+

Шәүкәт Биктимировның тууына – 90 ел: «Мин сәхнәдә зыялы затлар белән уйнап үстем»

Гасырдан артык яшәп килгән татар театры тарихында талантлы артистлар һәрберсе үз йөзен, үзенчәлекле иҗатын, үз эзен калдырган... Үземнең татар театрының корифейлары турында 2012 елда, татар театрының 100 еллык юбилее уңаеннан, «Халыкка багышланган тормыш» дигән китабым да дөнья күрде.

Шәүкәт Биктимировның тууына – 90 ел: «Мин сәхнәдә зыялы затлар белән уйнап үстем»

Гасырдан артык яшәп килгән татар театры тарихында талантлы артистлар һәрберсе үз йөзен, үзенчәлекле иҗатын, үз эзен калдырган... Үземнең татар театрының корифейлары турында 2012 елда, татар театрының 100 еллык юбилее уңаеннан, «Халыкка багышланган тормыш» дигән китабым да дөнья күрде.

Бу язмам үзенең иҗат җимеш­ләре, таланты белән безне шатландырып яшәткән СССРның һәм Татарстанның халык артисты, Республиканың Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимиров шушы күренек­ле олпат осталар йолдызлыгының бер вәкиле булуы турында булыр.

Шәүкәт Хәсән улы Биктимиров 1928 елның 28 октябрендә Казанда дөньяга килә. Ә балачагы Саба районының Миңгәр авылында үтә. Әтисе Хәсән, әнисе Җәвәһирә – икесе дә укытучылар булалар. Алар Мамадышта укытучылар әзерләү курс­ларында укыганда танышалар. Әтисе Хәсән дә, әнисе Җәвәһирә дә – дәрәҗәле мулла балалары. Ни кызганыч, әнисе, дүрт яшьлек Шәүкәтне калдырып, якты дөньядан китә. Әнисез калган ятим бала кечкенәдән авыл фермасында бозаулар көтә башлый, колхоздан үзләренә азык-төлек бирәләр, тамаклары һәрчак тук... Әтисе, бик сәләтле кеше буларак авылда театр түгәрәген җитәкләп спектакльләр уйнап йөргәндә, Шәүкәтне дә сәхнәгә чыгара башлый. Шул вакыттан алып ул сәхнәгә тартыла. Шәүкәтнең артист булып китүенә туганнан туган апасы – күренекле артист Галимә Ибраһимованың да йогынтысы зур була.

1945 елны Казанда театр училищесы ачыла. Ул шунда юл тота. Училищега кабул ителгәннәр арасында Шәүкәт тә бар. Ул вакытта училищеда Шириаздан Сарымсаков, Габдулла Шамуков, Касыйм Шамил, Луиза Салигаскарова, Кәшифә Тумашева, Латыйф Җәләй, Хәй Вахит һәм башка күренекле шәхесләр укыталар.
Шәүкәт аганың иҗат юлы театр училищесында укыган елларында ук Камал театрында куелган Сергей Михалковның «Кызыл галстук» әсәрендәге пионер Чашкин роле белән башлана. Спектакльдә уйнаган роле турында Әхмәт Фәйзи «Кызыл Татарстан» газетасында «Театр техникумы студенты Шәүкәт Биктимиров пионер Чашкин ролен оста башкарды», – дип язып чыга.

Әйе, Шәүкәт аганың театр сәхнәсендәге беренче адымнары ук шулай танылуга ирешә.

«Өлкән артистлар без яшьләрне үз балалары кебек кабул итте. Хәлил Әбҗәлилов, Касыйм Шамил кебек «Сәйяр»дән үк уйный башлаган артистлардан күп сабак алдык, шөкер»... – дип горурлык белән искә ала ул. Аның театрда бергә эшләгән өлкән буын артистлары, театр турында кичәләрдә, очрашулар вакытында әйткән фикерләре матбугатта язылып барылган. Аларны мин бик кызыксынып укып бардым, кайберләре үземдә дә саклана, шөкер.

Әйтик, татар театрына 90 ел тулу уңаеннан бер төркем күренекле сәхнә әһелләре белән очрашуында Шәүкәт ага болай дигән: «Миңа калса, театрыбызның безгә кадәрге тарихы тагын да баерак, Зәйни Солтанов, Касыйм Шамильский, Гөлсем Болгарская, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Нәгыймә Таҗдарова, Мохтар Мутин кебек сәхнә осталарыбыз татар театрының нигез ташларын салган, татар театр мәктәбен тудырган шәхесләр... Без исә аларның эшләрен дәвам иттерүчеләр, шәкертләре генә». Бу сүзләре белән Шәүкәт ага татар театр сәнгатенең реалистик традицияләрен дәвам итүче зур сәхнә остасы икәнен дәлилли дә.

Алай да, башка театрлардан аермалы буларак, безнең театрыбызның төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт икән?
Бу сорауга театрның баш режиссеры – СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов болай ди: «Билгеле инде, безнең театр Станиславский һәм Немирович-Данченко нигез салган урыс реалистик мәктәбенә таянып иҗат итә. Габдулла Кариев та шул юнәлештә барган... Ләкин шулай да без милли театр булып калабыз һәм хәтта Островскийны да үзебезчә куябыз. Безнең үз йөзебез бар».

Шәүкәт Биктимиров театрда төрле характердагы төп рольләрне тудыра алды. Аларның психологик тирән хисләре тормышчан, киң масштаблы булулары белән игътибарны җәлеп итте. Театрда уйнаган рольләренең берничәсен генә атап китик: «Ташкыннар»да (Т.Гыйззәт) – Нургали, «Баҗалар»да (Ибраһим Абдуллин)  – Гадел, «Әни килде»дә (Ш.Хөсәенов) – Ислам, «Гөлҗамал»да (Н.Исәнбәт) – Сәхипгәрәй, «Зәңгәр шәл»дә (К.Тинчурин) – Ишан, «Канкай углы Бәхтияр»дә (Т.Миңнуллин) –  Бәхтияр, «Баһадирлар»да – Ленин, ­«Идегәй»дә (Ю.Сафиуллин) – Туктамыш хан һ.б. Шәүкәт ага – театрда 60 ел уйнап, 300дән артык роль иҗат иткән һәм театр сәнгатенә тугрылыклы булып калган олы артистыбыз.
Шәүкәт Биктимиров, алданрак әйткәнемчә, театрда өлкән буын театр корифейлары белән бәхетле сәхнә юлын уза.

«Мин сәхнәдә зыялы затлар белән уйнап үстем», – ди ул. Аңа татар театрының беренче артисты, театрга нигез салучыларның берсе – данлыклы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән дә очрашырга насыйп була. Бу очрашу Ижау шәһәрендә була. Ул хакта үзе болай ди: «Бервакыт әле яшь чагымда ук Ижауга гастрольгә бардык. Мирхәйдәр Фәйзинең «Урал суы буенда» драмасын уйныйбыз. Тамашаны уйнап бетердек, сәхнә артында бер бүлмәдә гримнарыбызны сөртеп утыра идек... тәбәнәк буйлы бер ханым килеп керде... Арабызда өлкән артистлар Габдулла абый Фәтхуллин, Асия апа Мәсәгутова бар иде, алар таныды. «Бу – беренче татар актрисасы Сәхипҗамал ханым Волжская иде», –  диделәр алар. Театр тарихыннан өйрәнеп, без аңа изге шәхескә карагандай карый идек. «Син – артист» дигән беренче зур бәяне мин әнә шул бөек актрисадан ишеттем. Бу – Сәхипҗамал апа белән беренче очрашу булды».

Соңрак театрда Нәкый Исәнбәтнең аның турында язылган «Гөлҗамал» драмасы куелган көне була ... «Спектакль беткәч, актриса сәхнә артына керде дә мине кочаклап үпте: Рәхмәт сезгә, шулкадәр шәп уйнадыгыз», – диде. Тәбрик итте, бик канәгать иде. Мин – күкнең җиденче катында! Шул көннән соң Сәхипҗамал апа «Гөлҗамал» булган һәр көнне килеп безнең мәхәббәт сценасын карап китә иде ... Актрисаның ролемне шулай яратып кабул итүе минем өчен иң олы бәя булды», – дип горурлык хисен белдерә. Әйе, инде әйткәнемчә, өстә әйтелгән данлыклы артистлар белән очрашып, эшләп, сәхнәдә бихисап бәхетле мизгелләр кичергән бит Шәүкәт агабыз. Үз вакытында ул шәхесләрнең күбесе Тукайны күреп белүләре белән дә аңа нинди зур үрнәк һәм сабак булган бит.

Алай да, Шәүкәт ага Биктимировның татар театры сәхнәсендә халык күңеленә уелып калган образларның берсе, һичшиксез, Әлмәндәр роле булып кала бирә, минемчә. Әлмәндәр образын күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗат итә.
1976 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя. Театрда ул 30 елдан артык зур уңыш белән барды. Шунысы кызык: Әлмәндәрне уйный башлаганда, Шәүкәт Биктимиров 48 яшьтә генә булган бит. Әлмәндәр карт ролен аңа бирерләр дип һич башына китермәгән дә ул. Ләкин рольне аңа тапшыргач та, ул югалып калмый, чөнки аңа хәтле дә картларны башкарырга туры килә. Рольгә кергәндә, артист үзе уйнаган кешенең эчке дөньясын чагылдырырга тиешле.

Рус театрының бөек реформаторы Константин Станиславскийның сәхнә канунына әйләнгән: «Җаныңны рольләреңә бирергә кирәк» дигән сүзләре һәр артист өчен девиз булып тора. Сәхнә канунына әйләнгән бу гыйбарәгә СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимиров 60 еллык иҗат гомерендә тугрылыклы булган олуг шәхес.
«Бик күп драматурглар иҗат иткән образларны уйнарга туры килде миңа. Рус һәм татар драматургия­сеннән: Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Шәриф Хөсәенов... һәммәсендә – төрле образ, төрле характерлар. Араларында әдәби уйланма булганнары гына түгел, реаль шәхесләр дә бар иде. Аларның холык-фигылен, дөньяга, кешелеккә мөнәсәбәтен чагылдырырга кирәк», – дип, эчке серен ача. Чыннан да, ул уйнаган Ленин, Бәхтияр Канкаев, Шәкүр караклар – тормыштагы реаль шәхесләр. Драматург та кемнедер күз алдында тотып яза бит. Димәк, образ тудырырга иң ярдәм иткәне – тормыш үзе була. Ә Әлмәндәр образы исә гап-гади авыл карты гына түгел, татар халкының гомумиләштерелгән милли образы. Аңарда татарның тормыш сөючәнлеге, шаян-шук холкы, авыр хәлләрдән дә төшенкелеккә бирешмичә чыга белүе чагыла.

Театр сәхнәсендә халыкның рухын тәрбияләүче әсәрләр классика булып яши. Әйтик, «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) шундый әсәрләргә керә торган иҗади хәзинә. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен караган берәү дә аңа битараф түгелдер дип уйлыйм. Яшәү дәрте ташып торган шаян, көләч йөзле карт һәрчак күз алдыбызга Шәүкәт Биктимиров гәүдәләндергән образ килеп баса.

Шәүкәт ага сәхнәдә генә түгел, телевизион спектакльләрдә һәм фильмда да уйнады (Г.Ахуновның «Хәзинә»сендә). Ул –  СССРның һәм Татарстанның Югары Советы депутаты да, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы да булган.
Тормышта да ул бәхетле гаилә корып яшәде. Ул хакта үзе: «Тормышта минем бер үкенечем дә юк. Ходайга мең шөкерле кешемен. Гаилә тормышыннан бик уңдым. Балаларым тәртипле булып үсте... Бу тормышта нәрсәгә ирештем... барысы өчен Рәмзиягә рәхмәтлемен... Рәмзия булмаса, гомерем буе бу кадәр эшне башкара алмас идем. Рольләрдән тыш, җәмәгать эшем дә күп булды, театрда парторг идем. Аннары Татарстан, СССР Югары Советы депутаты булдым», – дип, горурлыгын җиткерә.

Гомер тиз уза, дибез. Ә менә эшләгән кеше эшли икән шул. Шәүкәт аганың театрда башкарган рольләре генә дә кешенең мөмкинлекләре чиксез икәнлегенә бер дәлил.
Шагыйрь Разил Вәлиевнең аңа багышланган шигырендә шундый юллар бар:
«Мин Ленин да,
Әлмәндәр дә булдым,
Булдым һәрчак үзем...
Әлдермешле халык мәңге яшәр, –
Бирсен Ходай түзем».

Татар театрының реалистик традицияләрен дәвам итүче Шәүкәт Хәсән улы Биктимиров гомере буена аларны саклау турында кайгыртып яшәде. Бөек образлар тудыручы Шәүкәт Биктимировка, үзе исән булса, халкыбызның сөекле артистына быелгы октябрь аенда 90 яшь тулган булыр иде.
Гасырлар үтсә дә, театр тарихы сәхифәләрендә Шәүкәт Биктимировның исеме мәңгелек урын алыр дип ышанып калыйк.

Раил Сәйфуллин, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading