Укучыларыбыздан урамнардагы законсыз митингларга карата мөнәсәбәтләрен белештек.
Марат Кәбиров, язучы:![](/images/uploads/ckeditor/JPG/601cf1912993e_1_МАРАТ КАБИРОВ.JPG)
– Революция-инкыйлабларны хупламыйм, чөнки алар күп кешене корбан итә. Бабаларыбыз һәм әбиләребез: “Дөньялар тыныч булсын”, – дип, юктан гына дога кылмый инде ул. Теге җитми, бу җитми, дип зарланабыз. Иң мөһиме –сәламәтлекне саклау кирәк. Сәламәтлектә һәм тынычлыкта тырышканда, тормышта уңышларга ирешергә була.
Руфинә Гыймалетдинова, журналист:![](/images/uploads/ckeditor/jpg/601cf1a769740_2_Руфина.jpg)
– Ирем Рушан белән улыбызны үстерәбез, аның киләчәктә тыныч һәм имин илебездә яшәвен телибез. Мәктәпкә керегә әзерләнәбез, кичләрен укый-язарга өйрәнәбез. Саф һавада йөргәндә реклама сүзләрен “дәрес” итеп укыйбыз. Мультфильмнарның татарчага тәрҗемә белән күрсәтелүе яхшы, сабый татар сүзләрен кабатлый.
Лилия Гыймазова, студент:![](/images/uploads/ckeditor/JPG/601cf1b336ea2_3_Лилия.JPG)
– Кышның соңгы ае – февральне дә башладык. Күңел инде язга ашкына. Язның бизәге – май ае, ә анда 9 май – Җиңү көне бәйрәме. Илебезгә һәм дөньяга тынычлык алып килгән көн. Өлкәннәр миллионнарча корбаннар бәрабәренә ирешкән тынычлыкның кадерен белик.
Ирек Нигъмәти, публицист:![](/images/uploads/ckeditor/JPG/601cf1be0eee9_4_ИРЕК НИГМЭТИ.JPG)
– Максатка вату-җимерү, законсыз көч куллану юлы белән бару дөрес гамәл түгел. Азык-төлеккә, даруларга, коммуналь хезмәтләргә бәяләр нык үсә, ә хезмәт хакы калыша. Социаль яклау тиешле дәрәҗәдә булса, кеше “конфет бирәм” дип, кызыктырсалар да, урамнарга митингларга чыкмас иде.
Комментарийлар