16+

"Шәһри Казан" газетасы "Бәллүр каләм" бәйгесендә җиңү яулады

Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә елга бер була торган көтеп алынган зур тантана – “Бәллүр каләм” журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар арасында үзебезнекеләр дә бар иде.

“Шәһри Казан” газетасы редакциясе “Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе” номинациясендә бүләкләнде. Хезмәттәшебез, журналист Дилбәр Гарифуллинага Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Рәхмәт хаты тапшырылды. Эльвира Шакирова “Журналистлар династиясе” проекты кысаларында журналист профессиясенә тугрылык өчен диплом белән бүләкләнде. 

“Бәллүр каләм” бәйгесенең Гран-при бүләгенә быел “Татарстан Республикасы” газетасы баш мөхәррире Александр Латышев лаек булды.  Төп приз – “Лада Гранта” машинасы ачкычын Татарстан Республикасы вице-премьеры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

“Газетабызда Әстерханда Сабан туеннан репортаж чыкты. Анда Сабан туе батыры өченче тапкыр “Лада Гранта” машинасын отуын әйткән. Минем андый бүләкләр алу тәҗрибәсе зур түгел, шуңа күрә бу сүзнең барлык мәгънәсендә, көрәш кагыйдәләрен өйрәнергә киңәш итәм”, - дип сөйләде Гран-при иясе.

Бәйгенең номинацияләргә бирелгән гомуми бюджеты – 700 мең сум иде. Номинация җиңүчеләренә 50 мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading