16+

"Шәһри Казан" инстаграмы йолдызы 86 яшенә кадәр һәр көнне салкын су белән коенган

“Шәһри Казан”ның инстаграм аккаунтындагы өчпочмаклар бөккән мөлаем әбинең видеосын бик тиз арада 1 миллионнан артык кеше карады. Видеоның герое 94 яшьлек Зәлифә әби Шәйхәйдарова булып чыкты.

Әбисенең бертуган апасы Зәлифә әби белән кайнанасының өчпочмаклар пешергән вакытын Резидә Шәрипова истәлеккә булыр дип видеога төшергән булган. Видеоны 1 миллион кеше каравын белгәч, гаҗәпләнүенең чиге булмады.
– Әбиебез - безнең гаиләнең байлыгы. Үзенең яшәү рәвеше, сәламәтлегенә игътибарлы булуы белән барыбыз өчен дә үрнәк ул. 86 яшенә кадәр һәр көнне салкын су белән коена иде. Атна саен чәршәмбе көнне мунчага йөрде. Анда йөрмәгәненә әле ике генә ел. Хәзер дә көн дә таягын тотып урамда озаклап йөреп керә. Дөрес итеп туклана. Балык ярата. Шифалы үләннәр эчә, аларның нәрсәдән ничек булышуын да белә. Хәтере дә яхшы. Бөтен туганнарны барлап тора, без оныкларына һәм оныкчыкларына нәсел җепләребез турында сөйләп тора. Безгә үзеннән истәлек булып кала торган бүләкләр бирергә ярата. Кайнанам Нәҗибә белән икесе дә намазда. Камыр ашлары пешерергә яраталар. Кайнанам гомер буе ресторан директоры булып эшләгән. Кош теле, пироглар, чәк-чәк, өчпочмакларны аның кебек тәмле итеп пешергән кеше юктыр. Аның бу осталыгы минем кызыма да күчкән, – дип сөйләде безгә Резидә ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading