16+

"Шәһри Казан" кабат җиңүче!

Конкурска кабул ителгән эшләр саны да 300гә якын булган.

"Шәһри Казан" кабат җиңүче!

Конкурска кабул ителгән эшләр саны да 300гә якын булган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән ХVII «Ышаныч һәм куркынычсызлык» республика массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйге беренче тапкыр 20 ел элек уздырылган булган.  ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйтүенчә, 1999 елда, беренче тапкыр уздырылган бәйгегә бер номинациядә 47 язма, 15 радио ролик, 22 видео язма кабул ителгән булса, бүген номинацияләр саны 7 тапкырга арткан, кабул ителгән эшләр саны да 300гә якын.

– Юл куркынычсызлыгы темасының журналистлар өчен актуаль булуына сөенәбез,  юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатуда, балалар арасында имгәнү очракларын киметү өлкәсендә сезнең өлешегез зур, –  дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исә һәлакәтләр санын киметү, иминлекне саклау ЮХИДИ хезмәткәрләренең генә түгел, җәмгыятьнең бурычы, дип атады. Киләчәктә журналистлар арасында гына түгел, ЮХИДИ идарәсендә эшләүче пропаганда бүлегендәге хезмәткәрләрне дә бүләкләргә кирәк, дигән фикер әйтелде.

Сүз уңаеннан, җиңүче журналистлар арасында “Шәһри Казан” газетасы журналистлары Дамир Бәдриев белән Эльвира Мозаффарова да бар. Коллегаларыбызны котлыйбыз, юлларыбыз имин булсын!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading