Шәһри Казан

«Шәһри Казан» язылучыларына бүләк өләшә: аны ничек алырга?

Әйе, башкаларны куандыра алу шундый рәхәт! «Шәһри Казан» редакциясе ел саен үзенең укучыларына бүләкләр әзерли.

Гадәттә, төрле конкурслар үткәреп, бүләкне җиңүчеләргә генә тапшыра идек. 2019 елны матур вакыйгадан башлыйбыз, бу юлы «Шәһри Казан» газетасын почта аша яздырып алучы һәркем бездән бүләк алды. Рәхмәт спонсорыбызга, сыйфатлы табалар җитештерүче «Мечта» компаниясенең директоры Илнур Илдус улы Зәкиевкә. Нәкъ менә аның киң күңеллелеге безгә шушындый мөмкинлек бирде. «Мечта» компаниясе җитештергән савыт-сабалар чыннан да бик сыйфатлы. Укучыларыбызга бүләкләр әзерләвебез турында газета битләрендә язып чыккач, редакция адресына хатлар да килде.

«Бик яхшы бүләк әзерлисез икән, рәхмәт сезгә. «Мечта» компаниясенең табасы белән бер елдан артык көн саен диярлек кулланам. Бүген чыгарып сатып була моны дип шаяртам да әле. Табам гел яңа кебек. Бүләкне башкалар да бик яратырлар», – дип яза Казаннан Гөлфия Хәсәнова.
«Иртән ризык әзерләдем дә, мин киткәнче тагын бераз торсын әле, дип, сүрән утка куйган идем, онытып шул килеш эшкә киткәнмен. Кичке дүрткә хәтле пешкән тавык бераз кибеп киткән, ләкин янмаган. Мин «Мечта» табасын әнә шулай итеп сынап та карадым әле. Болай эшләргә ярамый, әлбәттә, шулай да мин хәзер табалары ризыкны яндырмый икән дип әйтә алам», – дип язган икенче бер укучыбыз.

Мондый хатлар безнең ышанычыбызны арттырды гына. Димәк, безнең бүләк укучыларыбызга ошарга тиеш. Син биргән бүләкне яратып кабул итсәләр, кулланган саен искә алып рәхмәт әйтсәләр, күңелгә рәхәт бит инде.

Купон бүләк белән якыннанрак танышыйк

Әлеге купон белән «Мечта» компаниясенең интернет кибетеннән сатып алына торган товарның 30 процентын түләргә була. Мисал өчен, сез үзегезгә пылау пешерү өчен 1890 сумлык казан сайлап алдыгыз ди. Аның 30 проценты 567 сум була һәм әлеге сумманы купон белән түләп булачак. Димәк, сез сайлаган казан 1323 сумга гына төшәчәк. Купонда калган 2433 сумны башка вакытта куллана алачаксыз. Күбрәк товар алганда, 3000 сумны берьюлы кулланырга да була. Күршеләрегез, туганнарыгыз белән берләшеп 10 меңлек товар алсагыз, 7000 сум гына түлисез, әлеге очракта купондагы сумма берьюлы тотыла. Интернет кибеттәге товар безгә ничек килеп җитәчәк дигән сорау да тумыйча калмас. Сайтта товарны ничек алу юллары күрсәтелгән. Складтан алганда – бушка. Почта аша алырга да мөмкин, бу вакытта – түләүле. Әлеге очракта да, компания җитәкчелеге белән килешеп, бары тик «Шәһри Казан» укучылары өчен искәрмә ясалды. Товарны тапшыру юллары һәркем өчен аерым каралачак. Моның өчен, товар сайлаганнан соң, купондагы номерга шалтыратып белешергә кирәк.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: