16+

«Шәһри Казан» журналисты - янә җиңүче!

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында узган наркотикларның законсыз әйләнешенә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар арасында узган республика күләмендәге  «Бумеранг» наркотикларга каршы пропаганда бәйгесенә дә йомгак ясадылар.

Бәйге 11нче ел уздырыла. “Ел саен катнашучылар саны артып бара, наркотикларның зыяны турында халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерү мөһим”, – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

“Бер генә кеше гомерен булса да саклап кала алсак, уртак тырышлыгыбыз юкка китмәгән була”, – дип өстәде   полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Павел Серов.

Алар җиңү яулаган журналистларны тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында “Шәһри Казан” газетасы да бар. Наркотикларга каршы язмалар сериясе белән басма матубагат номинациясендә журналистыбыз Эльвира Мозаффарова икенче урынга лаек булды.

Язмаларыбыз укучыларыбыз өчен файдалы, мәгълүматлы булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading