16+

“Шәһри Казан” журналисты Йолдыз Шәрәпова "ШАЯН ТВ" бәйгесендә җиңде!

Бүген “Шаян ТВ” каналы “Балачак җыры” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗәләр ясады. Җиңүчеләр арасында - “Шәһри Казан” журналисты Йолдыз Шәрәпова да бар.

“Шәһри Казан” журналисты Йолдыз Шәрәпова "ШАЯН ТВ" бәйгесендә җиңде!

Бүген “Шаян ТВ” каналы “Балачак җыры” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗәләр ясады. Җиңүчеләр арасында - “Шәһри Казан” журналисты Йолдыз Шәрәпова да бар.

Ул Наилә Яхина көенә иҗат иткән “Тылсымлы “Туган тел” җыры белән катнашты. Йолдыз ханымны 50 мең сумлык сертификат, диплом һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләделәр.

“ШАЯН ТВ” конкурс игълан иткәч, мин дә катнашырга булдым. Конкурс шартлары буенча, беркая да яңгырамаган өр-яңа җыр тәкъдим итәргә кирәк иде. Минем “Тылсымлы” Туган тел” исемле шигырем бар иде. Наилә Яхина белән танышып, иҗади хезмәттәшлек итә башладык. Ул бик теләп көй язып бирде. Эльза Закирова исемле матур тавышлы кыз аны җырлады”, - диде балалар өчен 20гә якын китап язган танылган балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Йолдыз Шәрәпова.

Аның сүзләренчә, ярыш бик кызу барган. “Бигрәк тә икенче тур төн йокыларын качырды. Тавыш бирүдә бөтен дөнья татарлары катнашты. Җырыбызга беркем дә битараф калмады. Тематикага игътибар биреп, җырыбызны дөрес бәяләгәне өчен жюрига рәхмәт”, - ди хезмәттәшебез Йолдыз Шәрәпова.

Җиңүчеләр: 

1. “Казан” Алсу Салихова көе, Рәхимә Арсланова сүзләре.
2. “Тигәнәкле су буе” Риф Гатауллин көе, Җәүдәт Сөләйманов сүзләре.
3. “Бер генә” Лилия Таһирова көе, Гөлүсә Батталова сүзләре.
4. “Тылсымлы Туган тел” Наилә Яхина көе, Йолдыз Шәрәпова сүзләре.
5. “Кирәкми миңа телефон” Раиф Мөхәммәдрәхимов көе, Сәкинә Хәйруллина сүзләре.

“Балачак җыры” бәйгесе 1 июньдә игълан ителде. Жюри тарафыннан икенче турга аноним рәвештә барлыгы 23 җыр сайлап алынды. Җырлар өчен “ШАЯН ТВ” сайтында тавыш бирделәр. Иң күп тавыш җыйган 13 җыр өченче турга үтте. Аның нәтиҗәләре буенча бүген 5 җиңүче билгеле булды.

Бәйгедә 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге авторлар катнашты. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрәләр, галимнәр, фән эшлеклеләре, укытучылар бар.

Җиңү яулаган барлык җырлар да “ШАЯН ТВ”да күрсәтеләчәк. Җиңгән җырларга профессиональ аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны “Сәйлән” балалар телевизион татар җыры фестивален катнашучылары башкарыр дип көтелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдыз апа, чын кунелемнэн котлыйм.

    Мөһим

    loading