16+

«Шәһри Казан»га... Нью-Йорктан

Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче тынгысыз җанлы һәм талантлы милләттәшебез Сурайя Мәлик кызы Гайнуллина турында җае чыккан саен язып, бу гаҗәеп кеше белән укучыларыбызны таныштырып киләм.

«Шәһри Казан»га... Нью-Йорктан

Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче тынгысыз җанлы һәм талантлы милләттәшебез Сурайя Мәлик кызы Гайнуллина турында җае чыккан саен язып, бу гаҗәеп кеше белән укучыларыбызны таныштырып киләм.

Аның турында дәшми калу мөмкин түгел шул. Гудзон ярындагы «күктерәү»ләрнең (небоскреб) берсендә Хәсән Туфаннан башлап бүгенге көн татар шагыйрьләренең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп, китап итеп бастырып, исемнәрен күбрәк укучыга танытып яши ул. Ун еллап инде көне-төне шул изге хезмәтендә. Автор белән тәрҗемәченең уртак тырышлыгы булып дөнья күргән, укучы яратырга өлгергән җыентыкларының саны да ике дистәдән артып бара. Шагыйрьләрне күңел кушуы буенча сайлый, исем-дәрәҗәләренә әллә ни исе китми. Бигрәк тә яшь шагыйрьләргә хәерһахлы Сурайя апа. Үзе тәрҗемә иткән авторларны, яратып, «минекеләр» дип атый ул. «Алар арасында мин дә бар», – дип горурланып әйтә алам.

Сурайя апа галимә кеше булса да, филолог түгел, биофизик, гомере буе күзәнәкләр белән эш иткән. Тәрҗемә, шигърият аның хоббие гына. Дөресрәге, туган җир белән бәйләүче һәм аны сагыну хисен басып торырга ярдәм итә торган бер әмәле. 

Ерактагы якын дустыбызның тагын бер игелекле эшен әйтми кала алмыйм. Ул Казанга, гадәттә, көз һәм яз айларында кайта. Ә бу – матбугатның урак өсте. Газета-журналлар үз укучысы, тиражы өчен көрәш башлаган бер чорда, башкалабызга кайткан милли җанлы Сурайя ханым да әлеге эшкә баш-аягы белән чума. Менә берничә ел инде ул безнең «Шәһри Казан» газетасына да хәл кадәренчә ярдәм итеп килә. 2016 елда Татарстан китап нәшриятында «Аппак белән Шапшак» дигән уртак китабыбыз өчен алынган каләм хакына Фучик урамында урнашкан мөмкинлекләре чикләнгәннәрне тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларны газетабызга яздырды. Аннары да безнең дустыбыз булып калды.

Казанда яшәүче туганнарына, сыйныфташларына да ярты ел саен ул «Шәһри Казан» бүләк итә. Быел да Америкадан торып, телефон аша шалтыратып, абыйсы Һарун абзыйга һәм тагын берничә танышына газетабызны яздыртты. Рәхмәттән башка сүз юк – тамчыдан күл җыела! Теләк булганда, газета-журналлар белән дус булырга ара ераклыгы да комачауламый икән. Акчасын Сурайя ханым почта аша абыйсына җибәрә дә, абыйсы редакциябезгә китереп бирә. Ә Сурайя ханым үзе, илләр арасындагы чикләрне бетергән интернетка рәхмәт әйтеп, сайтыбыздан укый, һәр яңалыгыбыз, яңа язмаларыбыз белән танышып тора. 

Газетабызның яраткан даими укучыларыбыз булуына бер сөенсәк, океан артыннан торып, безнең хәлгә керергә тырышып, милләтебез, матбугатыбыз язмышы өчен борчылып яшәүче, ничек тә булса ярдәм кулы сузарга тырышучы ерактагы якын дустыбыз булганга кабат шатланабыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading