16+

«Шәһри Казан»га Саба районының Иләбәр авылыннан кунаклар килде

Бүген редакциябездә Саба районының Иләбәр авылыннан газета укучыларыбыз кунак булдылар.

«Шәһри Казан»га Саба районының Иләбәр авылыннан кунаклар килде

Бүген редакциябездә Саба районының Иләбәр авылыннан газета укучыларыбыз кунак булдылар.

Иләбәр – шактый зур авыл, анда 500дән артык кеше яши. Пенсиягә чыккач та өлкәннәр активлыгын югалтмый. Һәр чәршәмбе клубта кичке утырмага җыела. Кайбер атналарда алар 25ләп булалар икән.

Җырлыйлар, бииләр, физик күнегүләр ясыйлар, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар, газеталар укыйлар.  Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Хафизов исә аларга һәрчак шат. Китапханәче Вәсилә Галиева:

“Утырмага килүчеләргә китаплар җиткерә алмыйм, кайберләрен өчәр тапкыр, яңа чыканнарын авыл китапханәсенә кайтып җиткәнче, сатып алып та укыйбыз”, – ди. Китапны укучылар юк, басма матбугатның кадере юк дигән булалар тагын. Иләбәрлеләрдән үрнәк алырга кирәк икән лә. “ШК” журналисты, танылган язучы Марат Кәбиров, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова иҗаты белән дә кызыксынды укучыларыбыз. “Авылның киләчәге өметле”, – ди иләбәрлеләр. Авылда 140 лап яшь кеше санала. Яшьләрдән генә торган ике урам барлыкка килгән.

Балалар бакчасы яшендәге 60ка якын бала үсеп килә. Дөрес, борчылырлык нәрсәләр дә бар. Әйтик, авылда 79лап укучы булса да, Иләбәрдә башлангыч мәктәп юк. Авылда юлларны төзекләндергәннән соң, аны япканнар. Балаларны күрше авыл мәктәбенә автобус йөртә.
Бу вакытта авылда каз өмәләре гөрли. Элек 170ләп сыер асрасалар, хәзер Иләбәрдә сыерлы кеше 30лап кына калган. Күбесе кош-кортка күчкән. Сатсаң да отышлы диләр, казның килосы 350 сум икән. Хайван итенә дә аптырамыйлар, хәер, күп кеше үзе мал туар симертә. Ә сөтне сатып алалар, өч литры – 100 сум, ди.

Иләбәрдән килгән кунаклар белән күп нәрсәләр хакында сөйләштек: тел мәсьәләсе, газеталарның сыйфаты, “Үзгәреш җиле” проекты, интернет темасы дисеңме? Милли үзаң уянган, тел белән бәйле вәзгыять катлауланган чакта бер-беребезгә ярдәмләшергә, үзара аңлашырга тугры укучыларыбыз булганы өчен шатланабыз. Буыннар чылбыры өзелмәсен, һәрчак бергә булыйк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading